Республикада узган тәүлектә коронавирустан ничә кеше үлгәне билгеле булды

Татарстанда тагын биш кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Алар – 1948 һәм 1950 елгы хатын-кызлар, шулай ук 1945, 1948 һәм 1953 елгы ир-атлар.

«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

10 июльгә булган мәгълүматлар буенча, республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 565кә җиткән.


Фикер өстәү