Салкын ысул. Банка һәм капкачларны стерильләштерәбез, әмма кыяр өчен суны кайнатмыйбыз.
Маринад өчен кирәк булачак:
- 3,5 литр су (салкын су),
- 3 аш кашыгы тоз,
- 200 граммлы 2 стакан шикәр комы,
- 9 процентлы 2 стакан аш серкәсе.
Кәстрүлгә шуларның барысын да салып, болгатабыз. Кыярларны яхшылап юабыз, банкаларга (кыяр зурлыгына карап, өч литрлы 2–3 банка кирәк) тутырып, тозлык салабыз да капкач белән ябабыз.