Татарстанда тагын 3 кеше коронавирустан үлгән

Татарстанда тагын өч кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, коронавирустан 1945 һәм 1951 елгы ир-атлар, шулай ук 1947 елгы хатын-кыз үлгән.

«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланды», — дип искәрттеләр ведомствода.

Шул рәвешле, Татарстанда Covid-19 корбаннарының гомуми саны 471гә җитте.

Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясенең 32 яңа очрагы ачыкланган иде.


Фикер өстәү