Татарстанда 10 кеше коронавирус инфекциясеннән вафат булган

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда узган тәүлектә 10 кеше коронавирустан вафат булган.

Аларның өчесе — 1942, 1953, 1955 елгы ир-атлар, җидесе — 1934, 1951,1956, 1959 (икәү), 1960 һәм 1972 елгы хатын-кызлар.

«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнде. Мәрхүмнәрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», — дип искәрттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Шул рәвешле, республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 857гә җитте.


Фикер өстәү