6 сыйныф укучысының ни сәбәпле атыш оештыруы билгеле булды

Пермь астында Сарс бистәсе мәктәбендә атыш оештырган 6 сыйныф укучысы, башка укучылар аның мылтыгы чын булуына ышанмаганлыктан, ут ачкан. Бу хакта SHOT телеканалы хәбәр итә.

Малай мылтык ярдәмендә сыйныфташыннан үч алырга теләвен дә әйткән.  Аның сүзләренә караганда, башка укучыларга тияргә җыенмаган.  Әмма мәктәпкә килгәч, классташлары коралның чын булуына ышанмаган һәм малай киресен исбатларга теләп ике тапкыр мылтыктан ата. Ул утлы коралны әтисеннән урлавын әйтте. Канал мәгълуматлары буенча, балигъ булмаган бала кадет классында дүртле һәм бишле билгеләренә генә укый.  Сыйныфташлары билгеләп үткәнчә, ул «тыныч һәм игелекле » малай.

Укучы да, аны кимсеткән кыз да исәптә тормавы билгеле. Хәзер алтынчы сыйныф укучысының өендә тикшерүчеләр эшли.

Исегезгә төшерәбез, мәктәптәге атыш бүген булды.


Фикер өстәү