Ветераннарны кимсеткән өчен 5 ел төрмә көтә

Дәүләт Думасы депутатлары ветераннарны кимсеткән өчен җинаять җәзасы кертергә тәкъдим иткәннәр. Мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты рәисе Александр Хинштейн һәм комитет рәисе урынбасары Сергей Боярский шундый тәкъдим белән чыкканнар. Закон проекты автордашлары – Дәүләт Думасы вице-спикеры Ирина Яровая һәм оборона комитеты рәисе Владимир Шаманов.

Биредә сүз биш елга кадәр төрмә җәзасы һәм биш миллион сумга кадәр штраф турында бара. Ирина Яровая “Беренче канал” эфирында сөйләп үткәнчә, үзгәрешләр ветераннарга карата әшәкелек һәм оятсызлыкка юл куючыларның җәзасыз калмавына юнәлдерелгән. “Кешеләр ветераннарның истәлеген кимсеткән гамәлләре өчен җавап бирергә тиеш”, – дигән ул.
Депутатлар мондый гамәлләрне нацизмны аклауга тигезләргә ниятли. Тарихи истәлекне саклау турында закон проектына төзәтмәләр икенче укылышка әзерләнгән. Документ 10 февральдә беренче укылышта кабул ителгән.
Исегезгә төшерәбез: Мәскәүнең Бабушкинское районы җәмәгать суды оппозиционер Алексей Навальныйны Бөек Ватан сугышы ветераны Игнат Артеменкога яла ягуда гаепле дип таныган. Оппозиционерга 850 мең сум күләмендә штраф түләтү билгеләнгән.


Фикер өстәү