Баш мие селкенгәндә кортексин булышамы?

Боз өстенә кар яткан булу сәбәпле, уйламаган җирдә таеп киттем һәм егылп, башымны бәрдем. Башта хастаханәгә бармадым. Ике көннән соң КТ ясаткач, баш мие селкенү булмаган диделәр һәм бернинди дәвалау курсы да билгеләмәделәр. Ләкин егылганнан соң 20 көнләп узгач, күзем һәм хәтерем кинәт начарланганны сиздем. Башны бәргәч, барыбер дәвалау курсы алырга кирәк иде, диләр. Кортексин ясатырга кирәклеген әйттеләр. Әлеге препарат чыннан да булышамы?

А.Закирова. Казан

Сорауга табиб-терапевт Лилия Булатова түбәндәгечә җавап бирде:
– Баштагы бөтен бәрелгән, имгәнгән урыннарны, гематомаларны компьютер томографиясе (КТ) ярдәмендә генә ачыклап бетереп булмый. Кичекмәстән МРТ ясатырга кирәк. Ул иң беренче чиратта баш чүмечендә жәрәхәтләр бармы-юкмы икәнлеген төгәл ачыкларга ярдәм итәчәк. Андагы тайпылышлар гадәттә нәкъ менә егылганның 15–20 нче көненә күрү начарлану рәвешендә үзен сиздерә башлый. Шуңа күрә сезгә кичекмәстән күз табибына да күренергә кирәк. Кортексин препаратына килгәндә, бу очракта ул, дөрестән дә, ярдәм итә.


Фикер өстәү