Газетага язылу

Белеп ял итү: сәяхәтләрне кесә калынлыгына карап сайлыйбыз

Җәйгә дә санаулы көннәр калып бара. Ә бу исә тиздән халык ялга агылачак дигән сүз. Берәүләр чит ил ял йортларына юлламаларны барлаганда, икенчеләре күп чыгымнар таләп итми торган ил эчендә ял итүне сайлый.

Белеп ял итү: сәяхәтләрне кесә калынлыгына карап сайлыйбыз

Соңгы мәгълүматларга күз салсак, Россиядә эчке туризм үсеш кичерә. Сәяхәтчеләр 2025 елда ил буйлап сәяхәт итүгә 1,94 млрд сум акча сарыф иткән. Барлыгы ил эчендә 173,9 млн сәяхәт башкарылган, бу 2024 елга караганда 7,4 процентка күбрәк, ди туризм өлкәсе белгечләре.

Шул ук вакытта Россия туроператорлары ассоциациясендә билгеләп үтүләренчә, туристлар, итәк-чабуларын җыеп, ялга дигән акча күләмен киметә башлаган. Беренче чиратта ял итүчеләр турның дәвамлылыгын кыскартырга, арзанрак тору урыннары сайларга, кунакханәләрдә тукланудан баш тартырга тырыша икән.

Һәр кеше үзенең кесә калынлыгына һәм кызыксынулары буенча ял төрен сайлый, дип белдерде «Открываю мир» туристлык агентлыгы җитәкчесе Ләйсән Галимова. Аның сүзләренчә, берәүләр диңгез буенда кызынып ятуны өстен күрсә, икенчеләренә табигать һәм таулар белән хозурланып йөрү кирәк.

– Россиядә ялның төрлесен сайларга була, бу яктан мөмкинлекләр җитәрлек. Шулай да туристлар арасында популярлык буенча беренче урында Краснодар крае, ягъни Сочи, Анапа, Геленджик юнәлешләре тора. Татарстан халкы Кырым, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта ял итүне дә үз итә. Кавказның Минераль Сулары һәм таулары, Карелия, Алтай, Байкал һәм Алтын боҗра маршрутларына да сорау елдан-ел арта, – диде Ләйсән.

Сер түгел, җәй җитүгә, очкычларга билет бәяләре арта. Быел да искәрмә түгел. «Авиасейлс» мәгълүматлары буенча, июньдә Казаннан Сочига кадәр туры рейска билетлар 8,7 меңнән 9,8 мең сумга кадәр җитә. Июльдә алар тагын да кыйммәтләнә: иң арзан билет 9,7 мең сум торса, ә иң кыйммәтлесенә 12,2 мең сум чыгарып салырга туры килә.

Безнең халык ял дигәндә юлга ике тәүлек вакытын сарыф итәргә дә әзер. Монда сүз диңгезгә поездда бару турында. Биредә дә бәяләр әллә ни арзанлы димәс идек. «Россия тимер юллары» мәгълүматлары буенча, июнь-июльдә плацкарт вагонда бер урынга билет татарстанлыларга 5,5 меңнән 7,8 меңгә кадәр һәм купеда 9,5 меңнән 11,8 мең сумга кадәр төшәчәк. Ял итәргә җыенучыларга билетлар алуны соңгы көнгә калдырмаска киңәш итәләр. Чөнки поезддан туристлар гына түгел, аэропортның еш ябылуы аркасында эшлекле сәяхәтчеләр дә файдалана.

Соңгы елларда татарстанлылар автомобильдә сәяхәт итүне үз итә башлады. Биектау районыннан Фәнис һәм Гөлүсә Насруллиннар ел да ялга автомобильдә бара.

– Без икебез дә мәктәптә эшлибез, ялыбыз бик озын. Шуңа күрә ял итәргә автомобильдә баруны өстен күрәбез. Юлны, туктыйсы урыннарны алдан ук барлап куябыз. Шулай Сочига, Кырымга, Абхазиягә барып кайттык. Бик рәхәт. Ашыгасы юк. Бер елны хәтта берничә урында булдык. Өч көн яшибез дә юлыбызны дәвам итәбез. Балаларга да ошый, үзебез дә ялдан рәхәтлек алабыз. Аннары, мондый ял очкыч белән баруга караганда күпкә арзангарак төшә, – диде Гөлүсә.

«Семейный чемодан» туристик компаниясе менеджеры Татьяна  исә Татарстан халкы соңгы вакытта 2–3 көнгә исәпләнгән сәяхәтләр белән кызыксынуын җиткерә. Ул билгеләп үткәнчә, күрше төбәкләргә – беренче чиратта Мари Эл, Чувашия, Башкортстан һәм Самара өлкәсенә кыска сәфәрләр зур ихтыяҗ тудыра икән. «Бу ял базалары, глэмпинглар, шифаханәләр, Иделгә сәфәрләр яки ике-дүрт көнгә кыска экскурсия маршрутлары булырга мөмкин. Шулай ук Идел буе төбәкләре буйлап автомобиль сәяхәтләре дә популяр – алар бюджетны һәм маршрутны җайларга мөмкинлек бирә. Күп туристлар хәзер нәкъ менә шундый ял форматын сайлый», – диде Татьяна.

Көннән-көн Татарстанны үз итүче туристлар саны да арта. Май бәйрәмнәрендә генә дә Казанга 225 мең кунак килгән. Ә ел дәвамында башкалага 4,5 миллион турист килер дип көтелә. Безгә ял итәргә килүчеләр исә Зөя, Болгар, Раифа, Зәңгәр күлләр, Алабуга, Чистай шәһәрләренә барырга ярата. Бәяләргә килгәндә, туристларга Казанда бер көн фатир арендалап тору якынча 6 мең сумга төшә. Биш йолдызлы кунакханәдә яшәргә теләүчеләргә бер тәүлек өчен 20–28 мең сум акча чыгарып салырга туры килә. Рестораннарда ашау уртача 1200–1500 сум тора. Экскурсияләрнең бәясе эчтәлегенә һәм дәвамлылыгына карап үзгәрә. Төркем белән барганда бер кешегә уртача 550 сум, шәхси экскурсияләр исә 2500 сум тора. Шулай итеп Казанда ике кеше өчен бер ял көне якынча 12 мең сумга төшә. Бу, әлбәттә, якынча бәяләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре