Казанда «Халыкара кунакчыллык мәктәбе» ачылды

Казан кооператив институты базасында эшлиячәк «Халыкара кунакчыллык мәктәбе» ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Биредә сервис һәм кунакчыллык өлкәсе өчен яхшы кадрлар әзерләнәчәк.

Монда эшләүче лабораторияләр практик белем алу өчен кирәк булган хезмәт күрсәтү өлкәсе җиһазлары (биш йолдызлы кунакханә бүлмәсе, ресторан һәм бар, маникюр һәм чәчтараш салоны, ресепшн, икмәк пешерү лабораториясе һәм башкалар) белән тәэмин ителгән.

— Татарстанны төрле төбәкләрдән, чит илләрдән килгән туристлар бик ярата. Республикабызда ел саен туристик агым арта гына. Безнең бүгенге максат — килгән кунакларны тиешле дәрәҗәдә каршы алырлык белгечләр әзерләү. Моның өчен «Халыкара кунакчыллык мәктәбе»ндә барлык мөмкинлекләр дә бар: без биш йолдызлы кунакханә моделе булдырдык, — дип сөйләде Казан Кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева.

Халыкара мәктәптә чит төбәктән килүчеләр дә укый алачак. Уку-укыту онлайн һәм офлайн форматларда булыр дип көтелә.


Фикер өстәү