Пермьдә атыш оештырган егет социаль челтәрләрдә югары уку йортына кайчан һөҗүм итәчәге турында язган

Башта ул үзе укыган мәктәптә атыш оештырмакчы булган
Пермь университетында иртәнге сәгатьтләрдә атыш оештырган Тимур Бекмансуров социаль челтәрләрдә кайчан һөҗүм итәчәге турында язган. Бу хакта Kazan first хәбәр итә.
Ул 20 сентябрьдә “кузгалачагы”, әлегә корпуслар арасындагы юлларны өйрәнүе турында язган. Университет территориясенең планын җентекләп өйрәнү өчен вузның мобиль кушымтасыннан файдаланган.
“Мин үземне күралмыйм, әмма мин юлыма каршы төшүчеләрнең һәммәсенә аяусыз булачакмын. Башым тагын да катырак шаулый башлады, гүя аны кыскычлар белән кысалар. Тирәмдәге – хәлләр төш кенә кебек. Алга таба язуның мәгънәсен тапмыйм. Бары тик үземнең беренчесе дә, соңгысы да түгеллегемне генә әйтә алам. Сезне коралга тыю кертү коткармаячак. Сезне машиналар, бомбалар, пычаклар белән, кулга нәрсә туры килсә, шуның белән үтерәчәкләр. Минем кебек адәм актыклары тирәгездәге барчасын юкка чыгарачак…” – дип язган ул социаль челтәрләрдә.
Аның әйтүенчә, бу һөҗүм террорчылык акты түгел, үзе ул экстремистлык оешмаларында тормый. Җинаятьче язганча, күптәннән атыш оештыру турында хыялланган, утлы корал сатып алу өчен акча җыйган. Кирәкле сумманы 2021 елның мартында җыеп бетергән.
Янәсе, Тикшерү комитетының эшен җиңеләйтү максатында, лицензия алу өчен табиблар тикшерүен ничек узуы турында да сөйләп үткән. Ул башта үзе укыган мәктәпкә һөҗүм итмәкче булуын таныган, әмма кечкенә балалар өчен котылу юлларының аз булуы сәбәпле, планын үзгәрткән. Бик каты сайлаганнан соң, корпуслары күп булу сәбәпле, Пермь университетына тукталган.


Фикер өстәү