Казан мэриясе Пермь университетындагы атыштан соң кайгы уртаклашты

Казан мэриясе Пермь университетында ату белән бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Әлеге мөрәҗәгать Башкарма комитетның телеграмма-каналында басылып чыкты.

«Пермь, бу минутларда Казан Сезнең белән. 11 май көнне Казан мәктәбендә булган вакыйгалардан соң әле дә яра төзәлмәгән. Бу авыр таргедия — бөтен шәһәр өчен тетерәндергеч фаҗига. Нык булыгыз! Һәлак булганнарның якыннарына һәм туганнарына сабырлык телибез!» диелә.


Фикер өстәү