Путин Пермь университетында һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклаша

Россия Президенты Владимир Путин Пермь университетындагы фаҗигадә һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклашты.

«Президентка Пермьдә, университетта, булган хәлләр турында җиткерелде», — дип хәбәр итте журналистларга дәүләт җитәкчесенең матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости яза.

«Президент әлеге фаҗига аркасында үзләренең туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклаша», — диде Песков.

Владимир Путин Хөкүмәт рәисе Мишустинга министрлар (Валерий) Фальков һәм (Михаил) Мурашконы фаҗига аркасында һәлак булганнарның туганнарына ярдәм күрсәтү өчен Пермьгә җибәрергә күрсәтмә бирде, дип хәбәр итте Дмитрий Песков.


Фикер өстәү