Рөстәм Миңнеханов һәм Валерий Фальков «КАМАЗ»да булдылар

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков Чаллыда «КАМАЗ»ның җитештерү предприятиеләрендә булдылар. Федераль министрны кабиналар каркаслары заводы һәм автомобиль заводы эше белән таныштырдылар.

Автомобиль заводы – «КАМАЗ»ның иң эре заводы, ул 1976 елдан йөк автомобильләре чыгара. Заводта 5 меңнән артык кеше эшли. Бер үк вакытта 700 м озынлыктагы төп җыю конвейерында 54 автомобиль, һәрберсен җыю вакыты – 3 сәгать 30 минут. Уртача алганда, һәр 5-6 минут саен җыю конвейерларыннан яңа автомобиль чыга.

Рөстәм Миңнеханов һәм Валерий Фальков кабиналар җыю конвейеры һәм автомобильләрнең төп җыю конвейеры буйлап уздылар. Аерым алганда, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгына җитештерү белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын тәкъдим иттеләр, ул реаль вакытта җыю процессын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Каркаслар заводында министр логистика зонасын, эретеп ябыштыру цехын һәм үлчәү лабораториясен карады. Завод 2019 елда эшли башлады. Куәте – елына 55 мең каркас. Производствода 100дән артык робот һәм роботлаштырылган станцияләр эшли.

Шулай ук РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгына «КАМАЗ»ның яңа эшләнмәләрен күрсәттеләр. Алар арасында электр белән эшләче йөк автомобильләре, электробуслар, шулай ук водород ягулык элементларында эшләүче техника бар.

«КАМАЗ»га визиты нәтиҗәләре буенча Валерий Фальков җитештерүне оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. «Бу автомобильнең кабинасында булганда, компаниянең узган елларда нинди зур юл үтүе сизелә. Бөтенләй башка дәрәҗәдәге продукция тәкъдим ителгән. Министрлык, университетларның һәм фәнни институтларның бурычы – Россиянең алдынгы автомобиль төзелеше корпорацияләренең берсе алга таба да динамик рәвештә үссен, иң алдынгы идеяләр һәм эшләнмәләрне гамәлгә кертсен өчен кооперациянең шундый дәрәҗәсен тәэмин итү. Бу шул исәптән алдынгы инженер мәктәбе булдыруга да кагыла. Без бүген бирегә КФУның Чаллы филиалында алдынгы инженер мәктәбе өчен производство ничек оештырылуын карарга һәм бурычлар турында фикер алышырга килдек. Әлеге мәктәп университет өчен дә, «КАМАЗ» өчен дә мөһим, чөнки аларның технологик бурычлары бар», — диде министр.


Фикер өстәү