Рөстәм Миңнеханов Казахстанда яңа «КАМАЗ» заводы нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Костанай шәһәрендә (Казахстан Республикасы) булды, анда ул «КАМАЗ» йөк техникасы детальләре өчен чуен кою заводы нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин да чыгыш ясады.

Яңа заводның төп продукциясе — цилиндрлар һәм «КАМАЗ» двигатель блоклары. Шулай ук монда «КАМАЗ» автомобильләренә кирәкле җайланмалар  җитештерү буенча тагын бер завод төзү планлаштырыла. Ике заводны да 2024 елда эшләтеп җибәрергә уйлыйлар.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы җитәкчелегенә Татарстан-Казахстан хезмәттәшлегенә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул Казахстанда югары технологияле производстволы инвесторлар өчен булдырыла торган шартларны югары бәяләде.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, «КАМАЗ» һәм Казахстан Республикасының хезмәттәшлек тәҗрибәсе зур. Кокшетау шәһәрендә компаниянең җыю заводы — «КАМАЗ-Инжиниринг» уртак Россия-Казахстан предприятиесе эшләп килә. Биредә шулай ук «КАМАЗ Сәүдә компаниясе» һәм 20 дән артык сервис үзәге эшли.

Шулай ук Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Казахстанда тагын бер эре проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла — шиналар җитештерү заводы төзү. Бу «Татнефть» ГАҖ һәм «Аллюр» компаниясенең уртак проекты. Яңа предприятие җиңел, җиңел йөк һәм йөк машиналары өчен шиналар җитештерәчәк. Бүген «Татнефть» базар ихтыяҗының 20% ын шиналар белән тәэмин итә, шулай ук продукцияне дөньяның 50 иленә җибәрә. 2020 елның беренче яртыеллыгында гына да Казахстан базарларына 1 млрд сумнан артык шина продукциясе китерелгән. Казахстанда яңа шиналар җитештерү бөтен Үзәк Азия базарын тулыландыруга юнәлдереләчәк.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» һәм «Татнефть» яңа проектларын гамәлгә ашыру Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеген тагын да киңәйтергә ярдәм итәр, дип ышаныч белдерде.

Әскәр Мамин үз чиратында Рөстәм Миңнехановка Татарстан компанияләренең Казахстанда конкуренциягә сәләтле заманча производстволар булдыру буенча нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт әйтте.

Аннары берничә килешү һәм меморандум имзаланды. Аерым алганда, Казахстанда «Татнефть» ГАҖ шиналар заводын «Аллюр» компаниясе белән берлектә төзү буенча инвестиция меморандумы беркетелде.

 


Фикер өстәү