Казанда пенсионер тулы автобустан егылып төшкән (ВИДЕО)

Казанда пенсионер ханымның тулы автобустан егылып төшкәнен видеога төшергәннәр. Видео социаль челтәрләрдә чыкты.

Видеода Ленинград тукталышында кешеләрнең 40нчы автобуска керергә тырышуы күренә. Транспорт тукталышка тулы килгән, яңа пассажирларга басарга да урын булмаган.

Өлкән яшьтәге хатын ишек янына кереп басты, әмма тотынып тора алмыйча артка таба адым ясады һәм юлга егылды.

Пенсионер хатын-кызга торырга ярдәм иттеләр, ул янә автобуска керергә тырышты.

«Кая керәсез? Мин дә сыймыйм бит инде», — дип кондукторның канәгатьсезлек белдерүе өлкән яшьтәге ханымны туктатмады

https://youtu.be/ooBudMC6xsI


Фикер өстәү