Кондуктор автобустан инвалид коляскасын чыгарып аткан

Р прокуратурасы Казанда кондукторның ни өчен автобустан инвалид коляскасын чыгарып атуын ачыклый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә һәм гаммәви мәгълүмат чараларында Казанда кондукторның автобустан, имештер, хуҗасыз балалар коляскасын чыгарып атуы турында хәбәр дөнья күрде. Соңрак ачыкланганча, әлеге коляска инвалид баланыкы булган.

Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча тиешле чара күреләчәк.

Моннан тыш, Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе агентлыкка хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча тикшерү эше башланган. Тикшерүчеләр алдында бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау бурычы тора.


Фикер өстәү