Татарстанда көмәнле хатынның карынында бала үлгәннән соң, тикшерү башланды

Лениногорскида яшәүче 22 яшьлек йөкле хатынның баласы ана карынында үлгән. Әлеге мәгълүмат социаль челтәрләрдә таралган.

Баланың үлеме расланган, бу вакыйгадан соң тикшерү башланган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр иткәннәр.

«Пациент Республика клиник хастаханәсенә салынды, аңа тулы күләмдә бөтен кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, хәле канәгатьләнерлек», – дип хәбәр иттеләр агентлыкка Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.   Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов кушуы буенча күзәтчелек ведомствосы да тикшерү башлады. Бу хакта агентлыкка Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.   «Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Росздравнадзор) белгечләрен җәлеп итеп, ведомство пациентның хокуклары бозылу турындагы мәгълүматны тикшерәчәк. Җаваплы медицина хезмәткәрләренең гамәлләренә яки эшсезлегенә хокукый бәя бирәчәк. Хокук бозулар ачыкланган очракта, прокурор реакциясе чаралары күреләчәк», – дип сөйләде Руслан Галиев.


Фикер өстәү