Татарстанда 10 яшьлек кыз, апасы исеменә кредит алып, акчаны мошенникларга күчергән

Түбән Кама шәһәрендә 10 яшьлек кыз мошенниклар корбанына әйләнгән: ул апасына кредит алып, бөтен акчаны кемнеңдер картасына күчереп куйган. Бу хакта “НТР” Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Кыз үзенең яраткан уенына багышланган телеграм-каналына язылган икән. 15 гыйнвар иртәсендә каналда уен валютасын өләшү турында пост чыккан, сылтамасы да бирелгән. Кыз, шул сылтама аша узып, ниндидер чатка эләккән.

Баланың әңгәмәдәше – хатын-кыз, әти яки әнисенең телефонын алып, аны фотога төшерүен сораган. Кыз әле йоклап яткан 18 яшьлек апасының телефонын алган. Мошенник баладан смартфондагы барлык кушымталарның, шул исәптән банк кушымтасының фотосурәтләрен, шулай ук смс аша килгән хәбәрләрне җибәрүен сораган. Аферист кызга шул рәвешле уен валютасына ия булачагын әйткән.

Бермәл апасы, уянып, телефонын кулына алган һәм банк кушымтасында үзенә 40 мең сум кредит рәсмиләштерелүен, бөтен акчаның чит кеше картасына күчерелүен күреп алган. Шул ук вакытта картасыннан үзенең 700 сумын юкка чыгуын аңлаган. Шуннан кыз, әнисенә шалтыратып, килеп туган хәл турында сөйләп биргән. Соңыннан гаилә полициягә мөрәҗәгать иткән.

“Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү