«Чыгарып атылган хайваннар өчен зур күләмдә штраф түләтү мәҗбүри булырга тиеш»

Татарстанда сукбай этләр һәм песиләр өчен 19 приют эшли. Аларда 3 меңләп эт тәрбияләнә. Приютларның икесе муниципаль булса, калганнары шәхси. Узган ел ахырында Аксубай районында сукбай этләр һәм песиләр өчен заманча приют сафка басачагы билгеле булды.   

Әлеге катлаулы һәм җаваплы эшкә алынган Марина Симагина – гап-гади ханым. 2012 елда ул «Вега» дип аталган шәхси приютын ача. Бүген биредә 200 эт һәм 50 песи тәрбияләнә. Аларның күпчелеге – хуҗалары китереп ташлаган хайваннар.

– Без бик каты авырган, машина бәрдергән хайваннарны гына үзебез барып алабыз. Калганнарын барысын да диярлек кешеләр калдырып, ташлап китә. Һәм бу хәл бертуктаусыз күзәтелә. Песиләрне этләргә караганда күбрәк тә кирәксезгә чыгаралар әле. Кышкы суыкларда аларның күпчелеге һәлак та була, – ди ул.

Тик бүген «Вега» приютының хәле авыр. Хайваннарга ризык юк, бурычлары да шактый җыелган.

– Без көч-хәл белән эшлибез. Бурычларыбыз да күп. Приют тоту – чыгымлы эш. Мәсәлән, 200 эткә көненә 75 кг азык кирәк. Бу – 12 мең сум дигән сүз. Ләкин ничек кенә авыр булса да, без бер генә хайванны да урамга чыгарып җибәрмибез. Кайсын хуҗалы итәбез, калганнары соңгы көннәренә кадәр бездә яши. Мин бу эш белән 10 еллап шөгыльләнәм инде. Балачактан бирле хайваннарны яраттым, аларны кызгандым. Миңа аларны карау, тәрбияләү рәхәт. Тормышымны алардан башка күз алдына да китермим. Бу – минем үзем теләгән һәм гомер буе хыялланган хезмәтем, – ди Марина Симагина.

Зур, заманча приют төзү дә – аның күптәнге хыялы. Һәм, ниһаять, узган ел тәвәккәлләп, шушы эшкә алынган.

– Авыл халкына этләр өрүе дә комачаулагач, район башлыгы Камил Гыйльманов безгә торак пунктлардан читтәрәк җир бүлеп бирде. Һәм без, грант отып, приют төзү эшен башлап җибәрдек. Анда ничә песи һәм эт урнаштырылачагын алдан әйтә алмыйм. Тәҗрибә күрсәткәнчә, моны алдан планлаштырып та булмый, чөнки алар көн саен артып тора, – ди ул.

Тик, Марина әйтүенчә, эшләр башланган да тукталып калган. Төп сәбәбе – финанс мөмкинлекләре булмау.

– Яңа, заманча приютның кайчан төзелеп бетәчәген мин берничек тә әйтә алмыйм, чөнки бу – бик зур суммалар сорый торган объект. Яхшы приют төзер өчен 10, 20 млн сум да җитми. Әле без «Татнефть»нең грант акчасын да күптән түгел генә оттык, ләкин әлегә ул акча безгә килеп ирешмәде. Ә болай ара-тирә эшмәкәрләр, яхшы күңелле кешеләр булыша. Шулай да бу эшне ахырга җиткерү – минем хыялым, – ди Марина Симагина.

Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов сүзләренчә, сукбай этләр проблемасы – иң актуаль мәсьәләләрнең берсе.

– Соңгы елларда алар бик артты. Кырларда, урманнарда да, мәктәп, балалар бакчалары тирәләрендә дә күренәләр, халыкның терлекләренә дә зыян салалар. Шуңа күрә без Маринага ярдәм кулы сузарга булдык. 5 млн сум күләмендә «Татнефть» грантын оттык, 10 млн сумын хайваннар яратучы ханым үзе финанслый. Иганәчеләрнең дә ярдәме кирәк булачак. Без исә җир, транспорт, гомумән, нинди ярдәм кирәк, шуның белән булышабыз. Барысы да планлаштырылганча барса, приютны бер ел эчендә төзеп бетерергә ниятлибез, – диде Камил Гыйльманов.

Районның баш ветеринары Рәис Хөснуллин әйтүенчә, узган ел Димитровград шәһәрендәге оешма хезмәткәрләре районда 86 этне аулаган. Моның өчен аларга 300 мең сум акча бирелгән.

– Безгә сукбай этләр буенча мөрәҗәгать итүчеләр юк. Гадәттә Авыл советларына һәм шәһәр башкарма комитетына киләләр. Безгә авырган этләрне генә алып киләләр. Миңа калса, сукбай этләр һәм песиләр буенча мәгълүматны беркем дә әйтә алмый торгандыр. Алар арта тора, кайсыларыдыр суыкта һәлак була, аулана яки приютка тапшырыла, – диде ул.

Сукбай этләр проблемасын ничек хәл итеп була соң? Әлеге сорауга «Вега» приюты хуҗасы Марина Симагина болай дип җавап бирде:

– Кешеләрдә җаваплылык хисе кайчан барлыкка килә, сукбай этләр шул вакытта гына кимеячәк. Бездә халык хайваннарга карата җавапсыз. Йорт хайванын алганда алалар, тик үз көчләрен исәпләп бетермиләр. Уйнап туйгач, урамга чыгарып җибәрәләр, яки капчыкка салып, безгә китереп ташлыйлар. Шуңа күрә йорт хайваннарын учетка алуны, чиплаштыруны мәҗбүри итү кирәк. Чыгарып ташлыйлар икән, зур күләмдә штраф түләтү дә мәҗбүри булырга тиеш, – ди ул.

Учетка алырга кирәк дигән фикерне кинолог Павел Леонов та әйтте.

– Бу очракта кешеләр үзләре гаепле, – ди белгеч. – Моннан тыш, сукбай этләр артуның төп сәбәпләренең тагын берсе – азык табу белән авырлык булмау. Ачык чүп савытлары, пакет белән ташланган ризыклар бөтен җирдә бар.

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе мәгълүматлары буенча, быел этләрне аулау өчен бюджеттан 88,3 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Аның 29 миллионы агрессив этләрне карап тоту өчен китәчәк. Республикада ел саен якынча 20 меңләп эт аулана. Ә приютны СанПиНның барлык кагыйдәләре буенча төзү өчен якынча 100 млн сум акча кирәк. Аларны карап тоту да арзан түгел: әгәр 4–5 ел элек бер этне асрау 107 сум булса, хәзер бу 150 сумга җитә.

Сукбай этләр белән эшләүчеләр аларны теркәүгә зур игътибар бирергә кирәклегенә басым ясасалар да, хайваннарның хуҗалары ашыкмый. Әйтик, хәзерге вакытта республикада 110 мең эткә вакцина ясалган, ә нибары 14 меңе генә теркәлгән.

 

 


Фикер өстәү