Татарстанлы мошенникларга ярты миллион сумнан артык акча күчергән

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы 1964 елда туган хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул мошенникларга ярты миллион сумнан артык акча күчергән.

Тәтешлегә шалтыраткан ир-ат үзен банк хезмәткәре Дмитрий Чайковский дип таныштырган. Ул хатын-кызга банкка барырга һәм шәхси счетын ябарга кирәклеген әйткән. Җавап итеп ул моны тиз генә эшләп булмавын, чөнки аның счетында зур суммада акча барлыгын хәбәр иткән. Шалтыратучы аңа, бу очракта банк рөхсәт иткән сумманы алырга, әгәр дә бу мөмкин булмаса, гаризаны рәсмиләштерергә һәм икенче көнне көтәргә кирәк дигән.

Хатын-кыз ашыгырга булган һәм шунда ук банкка киткән. Ул счетыннан 973 102 сум акча алган, өенә кайткан һәм «ялган» банк хезмәткәренә үзе ­шалтыраткан.

Тәтештә яшәүче мошенник күрсәтмәсе буенча, шәһәр банкоматларының берсенә юнәлгән. Акчаны күчерә алмагач, хатын-кыз янәшәдәге кибеттәге сатучыдан ярдәм сорарга булган. Ир-ат моңа каршы булуын, алай эшләргә кирәкми дип җавап биргән һәм башка банкоматның адресын әйткән. Шәһәрле шунда киткән. Банкның алдакчы хезмәткәре акчаларны 19 счетка күчерүне таләп иткәнлектән, берникадәр кыенлыклар килеп чыккан, һәм хатын-кыз тулаем суммадан, баштарак нибары 8780,49 сум гына күчерә алган.

«Шалтыраткан ир-ат әлеге вакытта аның белән элемтәдә торган. Шәһәр банкоматларының берсендә генә ул алдакчыларга акча күчерә алган. Өстәвенә, хатын-кызның үтенече буенча, бер банкның җирле бүлекчә хезмәткәре аңа ярдәм иткән», — дип хәбәр итәләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре.

Шулай итеп, бу ханым төрле счетларга 560 мең сум акча күчергән, шалтыратучыга калган сумманы икенче көнне күчерергә вәгъдә иткән.

Хатын-кыз алдакчылар ятьмәсенә эләгүен бары тик иртә белән генә аңлаган һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать иткән.


Фикер өстәү