Татарстанда бер ир, 6 миллион сумнан артыграк кредит алып, мошенникларга күчергән

Чаллыда яшәүче бер ир-ат 6 миллион сумнан артыграк кредит акчасын “банкир”ларга биргән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, әлеге иргә бер хатын-кыз шалтыратып, үзен банк хезмәткәре буларак таныштырган. Ул, янәсе, әлеге ир исеменә кредит рәсмиләштерелгәнлеген һәм аны ашыгыч төстә ябарга кирәклеген әйткән. Шуннан соң иргә “полиция хезмәткәрләре” шалтырата башлаган. Беренче көнне мошенниклар аны барлыгы 2,8 миллион сум күләмендә ике кредит алып, акчаны “ышанычлы счетка” күчерергә күндергән.

Икенче көнне тагын шалтыратып, ир исеменә кемнеңдер кредит рәсмиләштерүе турында хәбәр иткәннәр. Ул, “банкирлар” сүзенә ышанып, башка банктан кредит алган һәм 1,4 миллион сумны үзенә әйтелгән счетка күчереп куйган.
Аферистларга бу гына да җитмәгән әле. Икенче көнне янә шалтыратып, имештер, әле кайбер счетларның ябылмавын, шуңа күрә тагын берничә кредит алырга кирәклеген аңлаткан. Ир, ике дә уйлап тормастан, янә берничә кредит рәсмиләштереп, 1,2 миллион сумга якын акчаны күрсәтелгән счетларга күчергән.
Соңыннан гына ул мошенниклар корбанына әйләнүен аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән. Аңа китерелгән матди зыян күләме 6073000 сум тәшкил иткән.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр аеруча зур күләмдә мошенниклык турында җинаять эше кузгаткан.


Фикер өстәү