Күңелле, мәгънәле, безнеңчә. 2023 елгы Сабан туйларына күзәтү

Сабан туе һәм, гомумән, милли бәйрәмнәр үзгәртеп кору чорын кичерә. Күңел ачу янында мәгънәсе дә булсын дип бурыч куйдылар быел. Түбәтәй һәм калфак киючеләр артты, ә бәйрәмне үзгәртә алдыкмы?

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, быелгы Сабан туйларында, кайда узуына карамастан, эчтәлек, онытыла язган традицияләр алгы планда булырга тиеш иде. Бер ерагайгач, тамырларга кире кайту  алай тиз генә башкарыла торган эш түгел, билгеле. Шулай да, багланган өметләр аклана башладымы соң?

Иң көтелгән һәм иң зур игътибар бирелгән Казан Сабан туеннан башлыйк. Тынычлык бистәсендә узган бәйрәмне ачканда Рөстәм Миңнеханов болай диде: «Безгә бу бәйрәмдә милли мәдәниятебезнең тарих сәхифәләренә мөрәҗәгать итү җитми иде. Ә бүгенге бәйрәмне оештыручыларга бик зур рәхмәт! Киләчәктә дә шушындый бай тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне саклап, бәйрәмнәрдә күрсәтербез дип ышанам». Ягъни беренче адым ясалды.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сүзләренә караганда, бу үзгәрешләрне төп бәяләүче – халык та сизгән. Районнар корган ишегалларында, һәрвакыт ук булмаса да, тере музыка тавышы ишетелеп торуына, остаханәләрнең татарларга хас булган кул эшләре, һөнәрчелекләргә багышлануына, һәркемгә милли ризыкларыбызны пешереп карау мөмкинлеге бирелүенә «ВТ» хәбәрчесе дә игътибар иткән иде. Иң мөһиме – болар барысы да концерт карап туйган халыкка да кызык булды. Аерым алганда, ишегалларының берсе дә буш тормады.

– Быелгы барлык бәйрәмнәр дә эчтәлеге белән аерылып тора. Аларның асылына, мәгънәсенә, традицияләргә зуррак игътибар бирергә һәм шуларны мөмкин кадәр киңрәк аудиториягә җиткерергә тырыштык. Әлегә без юлның башында гына – башкарасы эшләр күп, – диде Дамир Натфуллин журналистлар белән очрашуда, узарга өлгергән бәйрәмнәргә кыскача гына йомгак ясап.

Киләсе елга тагын да тырышачакбыз, диде ул. Милли гореф-гадәтләр бу хакта берни белмәгән бала-чага һәм яшьләргә дә кызык булсын өчен күп эшләргә туры киләчәк әле. Балалар, әниләрен җитәкләп: «Әйдә, Сабан туена!» – диярлек булсын.

Милли кием

Быелгы Сабан туенда игътибар үзәгендә булган тагын бер мәсьәлә – милли кием. Алдан ук үзебезнең бәйрәмгә үзебезчә киенеп килергә киңәш ителгән иде. Төгәл генә санамасалар да, Тынычлык бистәсендәге бәйрәмгә килгән халыкның якынча 20 проценты милли киемнән иде, дигән нәтиҗә чыгарганнар. Шунысы кызык, Дамир Натфуллин сүзләренә караганда, башка төбәкләрдә узган Сабан туйларына милли киемнән килүчеләр бермә-бер күбрәк.

Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов фикеренчә, кешене бәйрәмгә милли киемнән килергә мәҗбүр итеп булмый. Һәркем үзенә уңайлыны сайлый. Шулай да, ниндидер этәргеч бирергә була. Гади генә мисал: быелгы Казан Сабан туенда милли киемнән килүчеләрне фотога төшерделәр. Озын булмаса да, оста фотографлар янында калфак-түбәтәй кигән кешеләрдән үзенә күрә чират та җыелган иде.

Әмма бу очракта милли кием индустриясен тулаем карарга кирәктер. Әлеге дә баягы, бәя мәсьәләсе бар бит. Мәдәният министрлыгы бу өлкәдә нәрсәләр эшли? Милли кием индустриясен ничек тә булса контрольдә тотамы? Бу сорауны министр урынбасарына бирдек:

– Бәя мәсьәләсе, чыннан да, бик мөһим. Баштанаяк милли стильдә киенәсе булсаң, ул шактый кыйммәткә төшә. Ниндидер элемент кына аз кебек. Безнең төп максатыбыз – бу өлкәдә ниндидер алтын урталыкны табу. Быел бу юнәлешкә караган планнарыбыз күп. Аерым алганда, милли кием җитештерүчеләргә каралган грантлар системасын ныгыту, милли киемнәрнең, элементларның бәясен киметү буенча эш алып барыла. Нәтиҗәләрне ел ахырында ясарбыз, – дигән җавап белән чикләнде Дамир Натфуллин.

 

2023 елгы Сабан туе – саннарда:

– быел Россиянең 61 төбәгендә һәм 36 илдә барлыгы 294 Сабан туе узарга тиеш, 175е инде узган;

– Казан Сабан туенда 170 меңләп кеше катнашкан. Сабан туе кунаклары 20 меңләп өчпочмак, 10 меңләп пәрәмәч, өлеш кебек башка камыр ризыклары һәм 3 мең литр чәй эчкән;

– чит төбәкләр арасында иң күп кеше Мәскәү Сабан туена килгән. Оештыручылар сүзенә ышансаң, анда 250 мең кеше җыелган.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү