Хәерле сәгатьтә! Башкалада 13 нче «Ефәк юлы» ралли ярышы башлана

Кызык та, мавыктыргыч та, авыр да булачак. «Ефәк юлы» ралли ярышы катнашучылары узыштан әнә шуны көтә. Шул ук вакытта үзара ярдәмләшү турында да онытмаячакбыз, диләр. Экипажлар тикшерү узып бүген Казанның Меңъеллык мәйданыннан ун көнлек зур юлга кузгала.

Юл фатыйхасын исә «Ефәк юлы» проекты җитәкчесе Владимир Чагин бирде.

– Иң элек катнашучыларга рәхмәт әйтәсе килә, – диде «Дакар» ярышларының герое. – Алар техник, финанс, административ сорауларны хәл итеп килде. Нинди юл узуларын алар гына белә дә, без беләбез. Катнашучыларның спонсорларына да рәхмәт. Техник спорт төрләре – кыйммәткә төшә торган чаралар ул. Бизнес ярдәме бу очракта бик мөһим. Төбәк җитәкчеләренә дә рәхмәт. Былтыр 10 төбәкне узсак, быел алар 13әү. Маршрутны булдыру, оештыруда аларның роле зур.

Чагин бу ярышны төбәкләр һәм катнашучылар арасында сузыла торган дуслык җебе дип атады. Монда төрле төбәкләр генә түгел, төрле милләтләр дә берләшә.

– Алда мавыктыргыч юл көтә. Оештыручылар бу 10 көн һәркемнең исендә калсын өчен тырышты, – диде Владимир Чагин. – Катнашучыларга шуны телим: сезнең турында язар, төшерер өчен яхшы сәбәпләр генә бирегез!

Узышта «КамАЗ»ның яңа төр техникасын да сынаячаклар. Йөк машиналары зачетында «UralMotorSport» командасы чыгыш ясаячак. Пилот Сергей Куприянов моңа сөенүен белдерде.

– Йөк машиналары зачетында чыгыш ясау быел җиңел булмаячак. Сүз уңаеннан, минем энекәшем – штурман Александр Куприянов ярышта катнаша алмый. Катнашучылар составында яңа команда барлыкка килүе куандырды, – диде ул.

Сергей Куприянов әйтүенчә, ярышларда үзара ярдәмләшү сыйфаты да саклана. «Команда белән эшләү, ярдәмләшү, бердәмлек – «КамАЗ-Мастер»ның күпьеллык җиңүләренең сере әнә шулардыр», – дип тә уртаклашты спортчы.

Халыкара чараларда катнашу мөмкин булмагач, үз раллиебыз булу куаныч. Ралли-рейд буенча күп тапкырлар Россия чемпионы булган Владимир Васильев шулай дип белдерде.
– Хәзерге вазгыятьтә Россия буенча гына узышабыз, халыкара узышлар юк. Быел яңа юлдан узабыз. Бу безнең өчен дә яңалык. Бу юл катнашучыларга ошар дип уйлыйм, – диде спортчы.

 

«КамАЗ-мастер» экипажы составында кемнәр бар?

Экипаж №300: Дмитрий Сотников (пилот) – Руслан Әхмәдиев (штурман) – Илгиз Әхмәтҗанов (механик);
Экипаж №301: Андрей Каргинов – Иван Мальков – Вадим Әхмәтов;
Экипаж №303: Эдуард Николаев – Евгений Яковлев – Богдан Кәримов;
Экипаж №305: Сергей Куприянов – Дмитрий Никитин – Иван Татаринов;
Экипаж №307: Хоу Хоннин – Шэнь Синь – Сергей Кренев.

* Ралли-рейд 9 этаптан тора, Россиянең 13 төбәген колачлый. Маршрутның гомуми озынлыгы — 5247 чакрым. Шуларның 2277се Є махсус спорт участоклары.
*Катнашучылар барлыгы 200 мең литр ягулык кулланачак.

Чулпан Гарифуллина

Фото: https://vk.com/wall-48306706_116553?ysclid=ljr52w6o4a548849108


Фикер өстәү