Сынатмасын машинаң! Данлыклы ралли-ярыш кабат Татарстаннан старт ала

Россиянең 13 төбәге, өч сәгать поясы, тугыз көнлек юл. Татарстанда «Ефәк юлы – 2023» узышына әзерлек дәвам итә. Данлыклы ралли 6 июльдә Казанның Меңьеллык мәйданыннан кузгалып китәчәк. Аннан соң машиналар өчен трассада ярыш башлана.

Юкка түгел

Старт мәйданы итеп Татарстан башкаласын сайлаулары юкка түгел. Ралли инде Казанга өченче мәртәбә (2009, 2016 еллар) кунак булып килә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да халыкара класслы спорт мастеры булуын онытмыйк.

– Саннарга карыйсың да ышанасы килми: 14 ел элек без беренче тапкыр Казанда «Ефәк юлы»н башлап җибәргәнбез! Быел безнең яңадан әйләнеп кайтуыбыз. 4 июльдә Шәле авылы тирәсендә ярышларда катнашучылар өчен тест-узыш булачак. Чараның тантаналы ачылышы көннәрендә Казанның кайбер  урамнарында хәрәкәт чикләнәчәк, – диде Татарстанның спорт министры Владимир Леонов.

Ярышта катнашучыларны 5241,27 чакрымлык маршрут көтә. Юлның 2277,54 чакрымы тизлекле махсус участокларга туры киләчәк. Татарстандагы махсус участокның озынлыгы 500 чакрымнан артык юлны тәшкил итәчәк. Ул Лаешның Державино авылыннан башланып, Мамадыш районының Катмыш авылы янында төгәлләнәчәк. «Ефәк юлы»н оештыручыларның берсе Азат Абусев әйтүенчә, бу участок катнашучыларга ярышларга ияләшеп китү өчен бер дигән булачак. Тик җиңел юл түгел, аның да үз көйсезлекләре бар икән.

– Ярышның беренче махсус участогында катнашучыларга чокырлы, грунт юлларны үтәргә туры киләчәк. Аның каравы юлның дистанциясе озын түгел, бу пилотларга да, штурманнарга да ярышка ияләшеп китү өчен яхшы булачак. Әмма юл һава торышына бәйле. Аз гына яңгыр яуса да, юл тайгак булачак, тизлекне киметергә, катнашучыларга барлык осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк, – дип кисәтә ул.

Азат Абусев сүзләренчә, экипаж юлны алдан белми. Аларга навигатор кулланырга рөхсәт ителми. Катнашучыларның кулында – юл картасы гына.

– Катнашучыларны үзенчәлекле ярыш көтә дип саныйм. Төрле төбәкләр, төрле юллар, төрле һава торышы һәм сынаулар… «Ефәк юлы» – иң җитди һәм катлаулы ралли-ярышларның берсе, – диде ул.

«Ефәк юлы» составы

Ралли-ярышка биш «КамАЗ» чыгачак. Шунысы да үзенчәлекле: экипажның берсе күпмилләтле булачак.

Ярышта катнашучылар:

Эдуард Николаев – Евгений Яковлев – Богдан Кәримов;

Андрей Каргинов – Иван Мальков – Вадим Әхмәтов;

Сергей Куприянов – Дмитрий Никитин – Иван Татаринов;

Хоу Хуннин – Шен Синь – Сергей Кренёв.

– «Ефәк юлы» шәхсән минем өчен үзенчәлекле булыр төсле, чөнки исемлектә моңа кадәр ярышта катнашмаган яңа төбәкләр бар. Старт, гадәттәгечә, Казаннан. Уфага таба юл алачакбыз, аннан Магнитогорск, Самара, Оренбург яклары көтә. Моңа кадәр бу төбәкләр ярышны кабул итми иде. Теләсә нәрсәгә: яңгырга да, башкасына да әзер булырга, барлык шартларны да исәпкә алырга кирәк, – ди бу җәһәттән Дмитрий Сотников.

Раллида барлыгы 98 экипаж-катнашучы стартка чыгачак дип ниятләнә. T5 йөк зачетында дүрт командадан 12 автомобиль катнашу өчен гариза биргән.

РАЛЛИ ПРОГРАММАСЫ 

5–6 июль – техник һәм административ тикшерү чаралары (Казан)

6 июль – старт (Казан)

6–15 июль – ярыш этаплары (төрле шәһәрләр аша уза)

15 июль – финиш (Мәскәү)

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү