72 яшендә әти булган Ильяс Фәхретдинов: «Үзем дә көтмәдем»

Нурлат районының Мамык авылында яшәүче 79 яшьлек Ильяс Фәхретдиновның кызы Айнур быел мәктәпкә укырга керә. Бу хакта ишеткәч, гаҗәпләндек тә, сокландык та. Шушы яшендә егет булып калган Ильяс абыйны эзләп таптык.

– Сез түгел, үзем дә балабыз туар дип уйламаган да идем. Кызым – Аллаһ бүләге, – ди ул. – Беренче хатыным белән аерылыштык. Ялгыз бик кыен иде. Кайтып керәм, чыгып китәм, суык өй каршы ала. Ялгызлыктан качам дип, эшкә дә урнаштым. Иртәнге 7дә китәм, кичке 9да кайтып керәм.  Җылы ризык та ашыйсы килә. Киемнәремне дә юарга кирәк. Татьянаны электән белә идем. Ул улы белән генә яшәде. Тоттым да үземә чакырдым. Ир белән хатын булырбыз дигән уй башымда да юк. Яшь аермабыз – 34 ел. Мин аны өйдәге эшләргә булышырга дип чакырдым. Улы белән икесенә бер бүлмә бирдем. Өемне җыештырып торырга, керләремне юарга, ашарга пешерергә ярдәм ит, дидем. Хезмәте өчен акча түләргә сөйләштек.

Татьяна 3 ай буе Ильяс абыйга ярдәм итеп яши. Ул чакта берсенә – 28, икенчесенә 62 яшь була. Үзләре дә сизмәстән бер-берсенә якынаялар. Бергә яши башлыйлар. Татьянаның улы армиягә барып кайтып, Самарага эшкә урнашкан инде. Алар уртак балабыз булыр дип уйлап та карамаган.

– Үземә охшаган кызым бар. Авылыбызда Айнур Гасыймовна дигән бер яхшы укытучы бар иде. Шуның хөрмәтенә мин балама Айнур дип исем куштырдым. Бик тере булды кызым. Бишектә дә елап ятмады. Сорыйсы әйбере булса, кычкыра гына иде. Күзеннән яше дә чыкмады аның. Хәзер дә бик шук. Шушы бала бәхетенә яшим, дип сөенәм. Канат куючым, яшәргә көч бирүчем ул минем, – ди бәхетле әти. – Хатыным да бик әйбәт. Картлыгым бәхетле булган икән. Бала карагандай тәрбияли. 17 ел бергә яшибез. Ник бер тапкыр тавыш чыксын! Ул мине хөрмәт итә, мин аны яратып яшим. Беренче никахтан туган улым 33 яшендә юл фаҗигасендә вафат булгач, бик тә хәсрәтләндем. Картлыгымда янымда балам да юк, дип әйтә идем. Шөкер, Аллаһы Тәгалә мине бик бәхетле итте.

Ильяс абый кызын мәктәпкә үзе йөртәчәк. «Әле кияүгә чыкканын да күрермен», – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү