Татарстанда яшәүчеләр иң күп акча алып эшли

Быел апрель аенда Татарстанда яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакы Идел буе федераль округында иң күләмлесе булып чыккан.

Росстат мәгълүматлары буенча, ул 58 907 сум тәшкил иткән. Эш хакының уртача күләме 50 мең сумнан күбрәк булган округ төбәкләре исемлегенә шулай ук Пермь крае, Башкортстан, Удмуртия республикалары, Түбән Новгород, Оренбург һәм Самара өлкәләре кергән.

Ә менә Мари Иле һәм Мордовия республикалары рейтингта иң соңгы урыннарны алган. Бу төбәкләрдә яшәүчеләр аена уртача 45 мең сумнан кимрәк акча алып эшли.


Фикер өстәү