Юлларның сыйфаты буенча төбәкләр рейтингында Татарстан унтугызынчы урынга чыккан. Исемлекне узган ел йомгаклары буенча “РИА Новости” төзегән.
Республикада нормативта каралган таләпләргә җавап бирүче автомобиль юлларының өлеше 64,4% тәшкил итә. Шул ук вакытта каты түшәмәле юллар өлеше – 1 мең кв. километр мәйданга 471,4 чакрым.
Рейтингта безнең күршеләр – Чукотка автономияле округы (65,4%) һәм Красноярск крае (63,2%). Алар 18 һәм 20 нче урыннарга чыккан. Мәскәү, гадәттәгечә, беренче урынны алган: башкала юлларының 97,6%ы тиешле таләпләргә туры килә. Шулай ук Ханты-Манси автономияле округы-Югра, Красноярск крае, Чиләбе өлкәсе һәм Ингушетия дә лидерлар сафына кергән.
Ә инде иң начар юллар – Архангельск өлкәсендә: биредә аларның 13,3%ы гына норматив күрсәткечләргә туры килә. Киров өлкәсе (25%) һәм Мари Илендә (27,7%) дә хәлләр әлләни мактанырлык түгел.