Татарстан беренче яртыеллыкта уртача хезмәт хакы буенча Идел буе федераль округында беренче урынга чыккан

Гыйнвар-июнь айларында Татарстан оешмаларында эшләүчеләрнең айлык уртача хезмәт хакы, узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда 16,4 процентка артып, 57 490 сумга җиткән.

Росстат мәгълүматлары буенча, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң югары күрсәткеч бу.
Пермь крае (55 612 сум) икенче урынга чыккан. Башкортстан – өченче (52 658 сум), Самара өлкәсе – дүртенче (51 898 сум) һәм Түбән Новгород өлкәсе (50 804 сум) – дүртенче.

Тулаем алганда, шушы чорда округта айлык уртача хезмәт хакы 50 892 сум тәшкил иткән. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда 16,2 процентка арткан ул.

Округ төбәкләре арасында иң кечкенә уртача хезмәт хакы Мордовиядә (42 710 сум) теркәлгән. Узган елдагыга караганда 14 процентка арткан. Исегезгә төшерәбез: гыйнвар-апрель чорында айлык уртача хезмәт хакы 56 144 сум булган (15,6 процентка үскән).


Фикер өстәү