Татарстан урман хуҗалыгы нәтиҗәлелеге буенча беренчелекне алды

Татарстан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрне үтәү нәтиҗәлелеге буенча Россия төбәкләре арасында буенча беренче урынны алды. 2022 ел өчен йомгаклау рейтингын Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы әзерләде.

Татарстаннан тыш, топ-10 төбәккә Ленинград, Смоленск, Вологда, Ярославль, Түбән Новгород, Тверь, Ульяновск, Брянск өлкәләре һәм Төньяк Осетия-Алания республикасы кергән. Гомумән алганда, 12 төбәктә уңай якка үсеш күзәтелә. Мәсәлән, Башкортстан, Төньяк Осетия- Алания 24 баскычка күтәрелде. Аерым алганда, бу урманнарны янгыннан саклауны яхшырту, урман күзәтчелеге һәм урманнарны авырулардан саклау буенча контрольне көчәйтү белән бәйле. Чечен республикасы рейтингта 22 урынга күтәрелгән. Алар урман утырту һәм торгызу эшләрен яхшырткан.

Рейтингтагы соңгы урыннарны Оренбург, Әстерхан, Орлов, Сарытау өлкәләре һәм башка төбәкләр алды. Нәтиҗәлелекнең кимүе урманнарны янгыннан саклау буенча билгеләнә. Ул утны вактында сүндерү белән дә бәйле.

Белешмә өчен. 2021 елда Россиядә урман хуҗалыгы нәтиҗәлелеге буенча топ-10 төбәкләргә Липецк, тверь, Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия һәм Татарстан Республикалары, Ленинград өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Вологда, Смоленск, Ярославль һәм Брянск өлкәләре кергән иде. Төбәк урман ведомстволарының эше 7 төркемгә бүленгән 36 критерий буенча бәяләнә: урманнарны янгыннан саклау, урман күзәтчелеге, куллану, саклау, яңадан үрчетү, урманнарны саклау, ведомстволарның финанс-икътисади эшчәнлеге.


Фикер өстәү