“Не топчик, а превосходно!”: Рөстәм Миңнеханов Рус теле көнендә шаян видео урнаштырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне Рус теле көне һәм бөек шагыйрь Александр Пушкинның туган көне уңаеннан котлаган. Ул үзенең телеграм-каналында телнең тарихы турында кыскача гына сөйләп үтелгән бик мәгънәле видеоролик урнаштырган.

Видеода бер төркем балалар экскурсиядә, заманча сүзләр кыстырып сөйләшә-сөйләшә, Пушкин портретын карый. Бер кыз үзенең дусларына, “просто топчик, просто пушка” дигән булып, социаль челтәрдә бик шәп видео урнаштыруы белән мактана. Шулчак кызның бер дусты – Саша исемле малай Пушкин портреты янында бер мәлгә тукталып кала. Видео кинәт кенә мультфильмга әйләнеп, шагыйрь балага, славян әлифбасыннан, мәгърифәтчеләр Кирилл белән Мефодийдан башлап, язучы һәм тарихчы Николай Карамзинга кадәр, рус теленең тарихы турында сөйләп бирә.

Малай Пушкинны тыңлап торганнан соң, “Не топчик, а превосходно!” – дип куя.
“Рус теле көне белән! Бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкин туган көн белән!” – дип язып куйган Рөстәм Миңнеханов роликның астына.

Татарстан Рәисе республикада яшәүчеләргә бу җәһәттән рәсми котлау да ирештергән.

Исегезгә төшерәбез: рус теленә багышланган халыкара көн 2010 елда БМО тарафыннан гамәлгә куелган. Ул 6 июньдә – Пушкин туган көнне билгеләп үтелә.


Фикер өстәү