Салават Фәтхетдинов Рифат Зарипов концертында: «Тагын бер җырласаң бу җырны, башыңа берәр нәрсә белән бәрәм» дигәннәр иде»

Эстрада җырчысы Рифат Зариповның 35 яшьлек юбилеена багышланган концерты «Уникс» концертлар залын гөрләтте. Җырчыны котларга иҗатташ дуслары белән беррәттән остазлары да чакырылган иде. 

– Сәхнә артында йөрим, институтка дәрескә барган сыман. Бөтен укучылар җыелган. Әле уйлап тордым, мин беренче концертны куйганда –  син тугансың икән. Безнең 35нче сезон, сиңа 35 яшь. Болай 35 яшь өчен әйбәт сакланган инде. Бүләк алып килмәдем. Хәзер сиңа бирә торган бүләк, хәзер безнең белән сиңа «не по пути», — ди Салават шаяртып.

– Мин сине котлыйм, син иң талантлы укучыларымның берсе. Кайчан да булса, үземнең шәкерттән үрнәк алып, Рифат хәзрәт, дип сезнең янга килергә насыйп булсын… мөфти булгач. Бар да булыр, син тырыш кеше, ди Рифатның остазы.

Салаватны бер нәрсә генә борчыган: аңа концертта үзе теләгән җырлырын түгел, ә Рифат кушканны җырларга туры килгән.

– Беренче җырым «Узма яшь гомер» булды, 35 яшьтә гомер узган дип уйлый инде ул. Икенчесе сез дә туеп беткән, мин дә җырлап арыган «Салкын чәй» җыры. Миңа хәтта бер кеше «Сәхнәдән тагын бер җырласаң бу җырны, башыңа берәр нәрсә белән бәрәм», дигән иде, – ди Салават.


Фикер өстәү