Бер фатирда телевизор шартлаган

Мәскәүдә бер ир-атның фатирында телевизор шартлаган. Бу хакта “Российская Газета”“112” телеграм-каналы хәбәренә таянып яза.

Гадәттән тыш хәл башкаланың көнбатышында урнашкан торак йортта килеп чыккан. Шартлау сәбәпле 67 яшьлек инвалид ир-ат зыян күргән. Күршеләре хәрәкәтсез ир-атны фатирыннан чыгарга ярдәм иткән.
Хәзер биредә ашыгыч хезмәтләр эшли. Шартлау сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү