Мошенниклар һәр көн саен алдауның яңа төрләрен уйлап таба

Татарстанда яшәүчеләр һәр көн саен диярлек мошенникларга зур суммада акча күчереп яки аларга шәхси мәгълүматларын тапшырып алдана.

Әйтик, Чаллыда 31 яшьлек хатын-кыз бер мессенджерда Россия базарыннан киткән кибеттән товар сатып алу тәкъдим ителгән белдерүгә юлыккан. Барлыгы 2,4 миллион сумлык товар сайлап, акчаны “сатучы” күрсәткән 3 банк картасына күчергән. Товарны 3 ай көткәннән соң гына, мошенниклар корбанына әйләнүен аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Казаннан бер пенсионер ханым ялган “банкир”лар сүзенә ышанып, 5,5 миллион сумнан артыграк акчасыннан колак каккан. “Банкир”лар аның исеменә кредит алынуын хәбәр иткән. Ханым, куркуга төшеп, якындагы банкоматка йөгергән һәм барлык саклык акчасын аферистлар күрсәткән расчет счетларына күчереп куйган. Аның белән аралашкан мошенникларның Красноярск, Приморье крайларында, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә һәм Татарстанда теркәлгән номерлардан файдалануы ачыкланган.
Чаллыдан тагын бер хатын-кыз, янәсе, үзенең банк картасыннан акча салдырулары турында хәбәр итүче банк “хезмәткәрләре” номерына 565 мең сум күчергән. Аферистлар 48 яшьлек ханымга, барлык счетларыннан акчасын алып, аларны акча саклауга җаваплы кредит оешмасы “хезмәткәрләре”нә күчерергә тәкъдим иткән.

Менделеевскида яшәүче хатын-кызга, саклык акчасын аферистларга күчерү өчен, күрше шәһәргә барып кайтырга туры килгән хәтта. 33 яшьлек яшь ханымга 3 көн дәвамында банк “хезмәткәрләре” шалтыратып торган. Алар, имештер, аның исеменә кредит рәсмиләштерелүе турында тәкрарлап, шушы ук суммага ссуда алырга һәм “законсыз” рәсмиләштерелгән кредитны капларга тәкъдим иткән. Шулай итеп, ханым ярты миллион сумнан күбрәк акчасын аферистлар картасына күчергән. Соңгы тапкыр акча күчерү өчен аңа Чаллыга ук барырга туры килгән.

Республика вузында укучы студент – күрше республикадан килгән егет социаль челтәрдә әйбәт кенә тәкъдим күреп, криптовалюта сатып алырга карар иткән. Ул крипто-кошелек аша белдерүдә күрсәтелгән банк счетына 300 мең сумнан артыграк акча күчергән, әмма үзенә вәгъдә ителгән электрон акчаларны күрүгә ирешмәгән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: мошенниклар һәр көн саен алдауның яңа төрләрен уйлап кына тора. Шуңа күрә үзегезгә килеп ирешкән барлык мәгълүматларны башта бик яхшылап тикшерергә кирәк.

Кемдер шалтыратып, үзен банк яки полиция хезмәткәре буларак таныштырса, исемен, атасының исемен әйтеп мөрәҗәгать итсә, аның сүзенә ышанып, күрсәтмәләрен үти күрмәгез: акча күчермәгез, банк картасы һәм счетлары парольләрен, кодларын, телефонга алынган смс-хәбәрләрне әйтмәгез.
Шуны истә тотыгыз: банк вәкилләренең дә, полиция хезмәткәрләренең дә мондый мәгълүматларны сорауга хокукы юк. Полиция хезмәткәре теге яки бу хәлне ачыклау максатында эчке эшләр органы бүлегенә чакыру өчен генә шалтыратырга мөмкин.

Үзегезгә шалтыраткан “хезмәткәр”нең мәгълүматларын истә калдырып, кайсы полиция бүлегеннән икәнен сорагыз һәм мәсьәләне ачыклау өчен полиция бүлегенә килергә әзер булуыгызны әйтегез. Яки, сөйләшүне өзеп, 02 яисә 112 телефоны аша шалтыратыгыз һәм әлеге хезмәткәрне табарга ярдәм итүне сорагыз.

Сүз уңаеннан, мондый шалтыратуларның кайвакыт таныш номерлар аша килүен дә искәртеп үтәргә кирәк. Мошенникларның банк яки полиция бүлекләре телефоннары номерларын “чыгаручы” программалардан файдалану очраклары да булгалый. Шуңа күрә, сөйләшүне өзеп, банкка яки эчке эшләр бүлегенең дежур частенә үзегез шалтыратып, барысын да белешегез.


Фикер өстәү