Республикада коронавирус йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган. Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«18 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр — 0
18 дән 30 кадәр — 1
30 дан 50 кадәр — 12
50 дән 60 кадәр — 13
60 тан 70 кадәр — 12
70 тән 80 кадәр — 11
80 нән 90 кадәр — 2

География:
1. Казан — 24
2. Яр Чаллы — 10
3. Әлмәт — 1
4. Бөгелмә — 1
5. Югары Ослан — 2
6. Биектау — 2
7. Алабуга — 1
8. Лаеш — 2
9. Менделеевск — 1
10. Түбән Кама — 3
11. Нурлат — 1
12. Саба — 1
13. Тукай — 1
14. Ютазы  — 1

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 8 757 очрагы теркәлгән, 7 754 кеше (шуларның 41е – узган тәүлектә) терелгән.


Фикер өстәү