Филүс Каһиров: «Кеше булып калсыннар»

Башта малай, аннан гаилә башлыгы. Замана иратларына барыннан да бигрәк нинди сыйфат җитми? Малайларны чын ирегет итеп ничек тәрбияләргә кирәк? Әңгәмәдәшебезгә шушы сорауларны бирдек.

Филүс Каһиров, Татарстанның атказанган артисты:

– Ике улыбыз үсә. Чын ир-ат булсыннар димим, чын кеше булсыннар, шунысы мөһим. Кешелексез булмасыннар! Чиста күңелле булып калсыннар. Алар болай да шундый, шөкер. Кеше арасында шапырынып йөрмиләр, бар нәрсәне тыныч кабул итәләр. Җәмгыятькә файдалы, уңай кеше булып үссеннәр. Улларым үзләре теләсә, җырчы юлыннан китәрләр. Янып-көеп, «их, җырчы булсыннар иде!» дип яшәмим. Теләкләре булса, каршы түгел, өндәп бу юлга китермәячәкмен.

P.S. 7 ноябрь Бөтендөнья иратлар көне. Әлеге бәйрәм 2000 елда Михаил Горбачев тарафыннан тәкъдим ителде һәм ноябрь аеның беренче шимбәсендә билгеләп үтелә башлады. Шул уңайдан малайларга үрнәк ирегет булып җитешергә язсын, ә иратларга егетлек сыйфатларын югалтмасыннар иде дигән теләкләрне юллыйбыз.

 


Фикер өстәү