Данил Сәфәров: «Үзең нинди, улың шундый»

Башта малай, аннан гаилә башлыгы. Замана иратларына барыннан да бигрәк нинди сыйфат җитми? Малайларны чын ирегет итеп ничек тәрбияләргә кирәк? Әңгәмәдәшебезгә шушы сорауларны бирдек.

Данил Сәфәров, журналист:

– Ир-ат нинди булырга тиеш дигән сүз чыкса, иң элек шушы гыйбарә искә төшә. Имеш, ул йорт салырга, ир-бала үстерергә һәм агач утыртырга тиеш. Кызганыч, кайбер ир-атлар бу сүзләрне беркатлы аңлый. Исерек баштан күкрәк кагарга мөмкин ул, мин шушыларның барысын да эшләдем дип. Янында ыштансыз, игътибарсыз малае чабып йөри. Бер акыллысы әйткән бит, балагызны тәрбияләмәгез, үзегезне тәрбияләгез, дип. Мин дә шул ук позициядә. Үзең нинди, улың да шундый булачак.

P.S. 7 ноябрь Бөтендөнья иратлар көне. Әлеге бәйрәм 2000 елда Михаил Горбачев тарафыннан тәкъдим ителде һәм ноябрь аеның беренче шимбәсендә билгеләп үтелә башлады. Шул уңайдан малайларга үрнәк ирегет булып җитешергә язсын, ә иратларга егетлек сыйфатларын югалтмасыннар иде дигән теләкләрне юллыйбыз.


Фикер өстәү