Гамил Әсхәдулла: «Яшьләргә күп, тиз һәм хәзер үк кирәк, алар тиргә батып эшләүнең ни икәнен белми»

Башта малай, аннан гаилә башлыгы. Замана иратларына барыннан да бигрәк нинди сыйфат җитми? Малайларны чын ирегет итеп ничек тәрбияләргә кирәк? Әңгәмәдәшебезгә шушы сорауларны бирдек.

Гамил Әсхәдулла, «Мунча ташы» юмор театры җитәкчесе:

– Без үскәндә эш – тәрбиянең алыштыргысыз бер өлеше иде. Ишле гаиләдә үстем: теләсәм дә, теләмәсәм дә, хезмәт белән яшәргә туры килде. Бүген дә шулай. Улларымда да шул сыйфатны тәрбияләргә телим. Һөнәрле, эш белгән кеше югалмый ул. Ир-ат бит ул универсаль булырга тиеш: эшендә дә тәртип булсын, өй тирәсен дә карасын, карарларны да уйлап кабул итсен. Гомумән, ир-ат агым уңаена түгел, агымнан алда барырга тиеш. Элеккечә, тәрбияне дин аша бирергә тырышам, чөнки шулай дөрес дип саныйм. Тик заманасы башка шул аның: яшьләргә күп, тиз һәм хәзер үк кирәк, алар тиргә батып эшләүнең ни икәнен белми. Без ярый да соң авылда яшибез, балалар азмы-күпме эшләп үсә, шәһәрдә үсүче егетләргә эше дә юк аның. Аннан соң, егете дә, кызы да уку дип чаба, БДИдан куркалар, һөнәр сайлый алмый интегә. Әллә ни эш эшләтеп булмый, белемнәре булсын, яхшы һөнәр сайласыннар, дибез. Төп һөнәре өстенә, күңелен тынычландыра алырдай кызыксынуы да булсын.

 


Фикер өстәү