Прокуратура Казанда автобустан бер үсмер кызны төшереп калдыру турындагы хәбәрне тикшерә

Прокуратура Казанда 91нче маршрутлы автобустан бер үсмер кызның төшереп калдырылуы турында хәбәрне тикшерә. Бу хакта Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев белдергән.

Чыннан да, шулай булуы ачыкланган очракта күзәтчелек ведомствосы тиешле чаралар күрәчәк.
Социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, юлда барган өчен “Мир” картасы белән түләргә ниятләгән үсмер кызны Ершов урамында автобустан төшереп калдырганнар. Кондуктор банк картасының “кара исемлек”кә кертелүен, шуңа күрә түләүнең узмавын аңлаткан. Әмма социаль челтәрдә кондукторны фаш иткән егет фикеренчә, шәһәрнең башка автобус һәм троллейбусларында мондый карта белән түләргә мөмкин.


Фикер өстәү