Татарстанда ТР Дәүләт хезмәтләре порталы өчен «Мир» виртуаль картасын эшләтеп җибәрделәр

Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Мир» түләү системасының виртуаль банк картасын чыгару мөмкинлеге гамәлгә ашырылды. Аның ярдәмендә республика халкы дәүләт хезмәтләре өчен комиссиясез түли алачак.​

Яңа функция ТР Дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының «Ак Барс «банкы белән берлектә тормышка ашырылды.

Дәүләт хезмәтләренең виртуаль картасы — матди йөртүчесез бушлай карта, аның ярдәмендә порталда теләсә нинди хезмәтләр өчен комиссиясез түләргә, шулай ук интернетта сатып алырга мөмкин. Моннан тыш, виртуаль картадан файдаланучылар «Мир» акцияләрендә катнашу мөмкинлеге дә ала. Мәсәлән, Милли түләү системасы партнерларыннан карта буенча түләүләр өчен югары кэшбэк алырга. Моның өчен сайтта лояльлек программасында үз картаңны теркәргә кирәк https://privetmir.ru/ .

Карта балансын теләсә кайсы банк картасыннан акча күчерү ярдәмендә, шулай ук дәүләт хезмәтләре терминалларында һәм «Ак Барс банк» бүлекчәләрендә кулдагы акча белән тулыландырырга мөмкин. Виртуаль карта һәм идарә сервислары буенча түләүләр турында мәгълүмат порталның шәхси кабинетында ачык.

Виртуаль карта турында тулырак мәгълүматны ТР Дәүләт хезмәтләре порталында алырга һәм берничә минут эчендә рәсмиләштерергә мөмкин:

https://uslugi.tatarstan.ru/virtual_card/booking/index


Фикер өстәү