Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Иминлек Советының планнан тыш утырышын уздырды

Татарстанда соңгы дөньякүләм вакыйгалар фонында мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чараларны көчәйтү кирәклеге артты.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советының планнан тыш утырышында хәбәр итте. Ул ассызыклаганча, соңгы вакытта мәгълүмат кырында булган күп мәсьәләләр иҗтимагый-сәяси хәлне тотрыксызландыруга юнәлдерелгән, һәм мөһим бурыч – җәмгыятьтә тотрыклылыкны тәэмин итү, социаль киеренкелекне киметү.

Утырышта Татарстан Республикасы Иминлек Советы әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, шулай ук муниципаль районнар, шәһәр округлары башлыклары видеоконференцэлемтә режимында катнашты. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Утырышның төп мәсьәләсе – республика башкарма хакимияте, җирле үзидарә органнарының, предприятие һәм оешмаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү чаралары турында.

«Иҗтимагый-сәяси хәлне тотрыксызландыру максатларында дөрес булмаган мәгълүмат, шул исәптән террорчылык актлары кылу куркынычы турында белә торып ялган хәбәрләр таратыла. Соңгы вакыйгалар фонында Татарстанда халыкка мәгълүмати басымның сизелерлек артуы күзәтелә, — диде Рөстәм Миңнеханов. – Дошман көчләр шәхси, төркем һәм иҗтимагый аңга мәгълүмати-психологик йогынты ясау буенча көчләрне арттыруны дәвам итәләр. Гомумән алганда, безнең кулланыла торган мәгълүмати технологияләр, телекоммуникацион ресурслар куркынычсызлыгы өлкәсендәге хәл вакытында һәм конкрет чаралар күрүне таләп итә. Агымдагы ситуациядә безнең бурыч – төбәкнең социаль һәм икътисадый өлкәләренең имин эшләвен тәэмин итү өчен оештыру һәм хокукый чараларның тулы комплексын кабул итү һәм кичекмәстән гамәлгә ашыру».

Тема буенча нотыклар белән Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Игорь Хвостиков, «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов чыгыш ясады.

Аерым алганда, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, республиканың мәгълүмат ресурслары еш кына DDos-атакага дучар ителә башлады (ресурслардан файдалану мөмкинлеген бозу). Ул билгеләп үткәнчә, ведомство республика мәгълүмат системаларының мәгълүматлар базасына DDoS-һөҗүмне ачыклау эшен көчәйтте. Бүген республикада сайтлар эшендә өзеклекләрне кисәтү өчен барлык куркынычсызлык чаралары күрелгән.


Фикер өстәү