Рөстәм Миңнеханов: Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре кискен мәсьәләләрне хәл итә

Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, халык белән эшләгәндә алгы сызыкта торалар һәм иң кискен мәсьәләләрне хәл итәләр. Президент Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVII съездында әнә шулай диде.

Утырышта шулай ук Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, төрле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республика муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төп сынау – махсус хәрби операция шартларында бурычларны үтәү. Ул неонациизмга каршы көрәшкә, ватандашларны яклауга, территориаль бөтенлекне һәм Россия суверенитетын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. «Һичшиксез, без килеп туган кыенлыкларны һәм проблемаларны уңышлы хәл итәчәкбез. Моңа илебезнең күп милләтле халкының бердәмлеге һәм милли лидер – Россия Президенты Владимир Владимирович Путин тирәсендәге бердәмлеге ышаныч бирә», – диде Татарстан Президенты һәм Татарстан муниципаль берәмлекләре үз максатларына ирешүдә лаеклы өлеш кертә, дип ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә, аеруча һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә аерым игътибар бирергә кушты. Бу юнәлештә эш барлык шәһәр һәм районнарда оештырылган. Моннан тыш, муниципалитетлар ягыннан битараф булмаган гражданнар һәм бизнес-җәмәгатьчелек катнашында хәрби частьләргә һәм хәрби хезмәткәрләргә, шул исәптән алгы фронтта торучыларга, шулай ук ДНР, ЛНР, шул исәптән Лисичанскка гуманитар ярдәм күрсәтү буенча зур эш башкарыла.

«Безнең һәрберебез гомуми җиңүгә, Кораллы көчләр тарафыннан Югары баш командующие – Россия Президенты Владимир Владимирович Путин куйган бурычларны тормышка ашыруга үз өлешен кертә ала. Бу – үз эш урыннарында фидакарь хезмәт, үз вазыйфаларын намус белән башкару», – диде Татарстан Президенты.

Ул ассызыклаганча, куелган бурычларны уңышлы хәл итү өчен ныклы икътисадый нигез кирәк. Икътисад өлкәсендәге бурычлар белән беррәттән, безнең өстенлегебез – республикада иҗтимагый тотрыклылыкны саклау. «Бу эштә аерым җаваплылык сезгә, хөрмәтле муниципаль берәмлек башлыкларына йөкләнә. Сүз, барыннан да элек, гражданнар белән эшләү турында бара. Сез кешеләрнең кәефен барыннан да элек тоясыз, урыннардагы хәлне беләсез, барлык проблемалы сорауларны белеп торасыз. Гражданнарның активлыгы арту шартларында кара-каршы элемтәнең сыйфатын саклап калу, игътибар һәм омтылыш күрсәтү, кешеләргә ярдәм итү мөһим. Бу эш нәтиҗәләре җәмгыятьтә үзара ышаныч һәм тотрыклылык дәрәҗәсен ныгытырга тиеш», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларга.

 


Фикер өстәү