6 бала белән урамда калган Вәлиәхмәтовлар турында: «Башта ике тапкыр яндылар, хәзер әниләре үлеп китте»

Күптән түгел Арча районының Кәче авылында яшәүче Вәлиәхмәтовлар йортының ут чыгып, көлгә әйләнүен язган идек. Аларның моннан ике ел элек тә йортлары янган була. Тәкъдирдер инде, менә тагын салкын кышка кереп барганда, алар 6 бала белән бернәрсәсез калдылар.

– Янганнан соң Вәлиәхмәтовлар гаиләләре белән безнең күршегә күчтеләр. Монда элек аларның бабалары яшәгән иде. Йорт бик озак еллар буш торды. Фәридәләр белән аның әнисе дә яши иде. Тик менә бүген әниләре дә бакыйлыкка күчте, – дип хәбәр итә күршеләре, изге күңелле ханым Фәнисә Галәвиева.

Күршеләренә ярдәм итү эшләрен Фәнисә башлап йөрде. Әле менә берничә көн элек кенә Фәридәнең әнисе Флюра апаның кинәт авырып китүен, табибларның анда яман шеш барлыгын ачыклавын җиткергән иде. Флюра апага ярдәм оештырырга да уйлаган идек. Тик өлгермәдек. Бүген ул үлеп киткән.

Авылдашлары Вәлиәхмәтовларга өй салырга җыенуын әйткән идек инде. Әле дә акча җыю дәвам итә. Булышырга теләүчеләр Фәнисә Галәвиеваның Саклык банкына акча күчерә ала.

Аның картасы 89083496906 телефон номерына беркетелгән.

Икенче тапкыр өйләре янган күп балалы гаиләгә авылдашлары ярдәм итә: «Үзебез өй салабыз»


Фикер өстәү