21 декабрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Кышкы кояш торгынлыгы көне

21 декабрь — кышкы кояш торгынлыгы көне. Бүген елның иң кыска көне һәм иң озын төне билгеләнә. 23 декабрьдән соң көн озынлыгы арта башлый, 31 декабрьгә көн 6 минутка озая. Ә язга таба кояш ике-өч сәгатькә озаграк карый башлый.

Бу көннән астрономик кыш башлана. Кышкы кояш торгынлыгын борынгы халыклар кояшның «үлеп кабат терелүе» яки «яңадан тууы» рәвешендә күзаллыйлар һәм аны ел саен бик зурлап билгеләп үтәләр. Мондый календарь бәйрәм татарларда «нардуган» дип йөртелә. Аның атамасы монголча «нар» (кояш) һәм татарча «туу» сүзләреннән ясалган дип аңлату бар.

28 ел элек (1994) ТЭФИ премиясе гамәлгә куела

Телевизион сәнгать өлкәсендә югары казанышлар өчен премияне гамәлгә куючы Россия телевидение үсеше фонды була (2001 елдан – АРТ).

ТЭФИны тапшыру тантанасы 1995 елның 5 маенда булды. Бүләкләрне – скульптор Эрнст Неизвестныйның «Орфей» бронза сыннарын – Елена Масюк,  Леонид Якубович һәм Николай Сванидзе ала. «Телевидение үсешенә аеруча өлеш керткән өчен» махсус приз үлгәннән соң  Владислав Листьевка бирелә.

123 ел элек (1899) Санкт-Петербургта «Огонёк» журналының беренче номеры чыга

Башта ул «Биржа ведомости» газетасына атна саен иллюстрацияләнгән әдәби-сәнгать кушымтасы була. Өч елдан соң журнал мөстәкыйль рәвештә эшләп китә.

«Огонёк» популяр журналларның берсе була һәм 120 мең тираж белән чыга. Октябрь революциясеннән соң аның чыгарылышы туктала.

1923 елда журналист һәм мөхәррир Михаил Кольцов инициативасы белән яңадан торгызыла һәм кабат популярлык яулый. 1923 ел ахырында аның тиражы 42 мең данә тәшкил итсә, 1925 елда ярты миллион данәгә җитә.

Бүген журнал «Коммерсанть» нәшрият йорты составына керә һәм 80 меңнән артык тираж белән бастырыла.

109 ел элек (1913) газетада беренче кроссворд басыла

Дөньядагы иң популяр башваткычларның берсе беренче тапкыр Америка газетасының «New York World» битләрендә пәйда була. Аны журналист Артур Уинн төзи.

Әмма  кроссвордның беренче булу хокукы Бөекбритания тарафыннан дәгъвалана. Томанлы Альбионда яшәүчеләр мондый башваткычлар «Times» та инде XIX гасыр ахырында бастырыла башлаган дип саный.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү