Ай башыннан ук бакча эшләренә актив әзерлек башлана: бакча коралларының эшкә яраклылыгы, орлыклар, ашламалар, үсемлекләрне төрле чирләрдән һәм корткычлардан саклый торган чаралар-препаратлар запасы тикшерелә.
Эшне нидән башларга?
Февраль аенда подваллар һәм яшелчәләр саклана торган базларның торышы тикшерелә. Аеруча бәрәңге, кишер, суган, сарымсак һәм чөгендер тәфсилләп тикшереп торуны таләп итә. Чери башлау куркынычы сизелсә, яшелчәләр арасына көл сибәргә киңәш ителә.
Февраль аенда озак өлгерүче һәм җылы яратучы яшелчә культуралары орлыкларын (татлы борыч, баклажан, помидор, сельдерей һ.б.) чәчә башлыйлар. Безнең шартларда бу эшләрне февральнең икенче яртысында, көн яктылыгы сизелерлек озая төшкәч башкарырга киңәш ителә. Бу көннәрдә шулай ук башка орлыкларны да кәгазь ленталарга чәчеп, язгылыкка әзерләп куя аласыз.
Февральдә кояш инде шактый җылы карый башлый һәм агач кәүсәләренә зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә бер җылы көнне аларны аклап чыксаң яхшы. Шулай ук кояш төшә торган якны такталар белән каплаштырсаң да була.
Февральдә кар тотарга кирәк. Җылы ярата торган үсемлекләрдә кар катламын тикшерергә онытмагыз. Кар калынлыгының һәр 10 сантиметры температураны 1 градуска арттыра.
Орлыкларны ничек тикшерергә?
Саклауга куйган бүлбе, суганча, чыбыкчаларның торышын тикшерергә.
Орлык материалларын барлап, яңа орлыкларга заказ бирергә.
Үзең әзерләгән орлыкларның тишелешен тикшерергә.
Үсемлекләрне утырту өчен план төзергә.
Рассаданы ничек әзерләргә?
Рассада өчен туфракны көздән әзерлибез. Черемәле, уңдырышлы туфракны капчыкларга тутырып әзерләп калдырган булсагыз, оттырмассыз.
Орлыкны кайчан чәчәргә?
Февральдә чәчүнең бик күп үзенчәлекләре бар. Әгәр дә аларны белмәсәң, мул уңыш көтмә.
Төп кагыйдә – февраль аенда бары вегетация чоры бик озын һәм орлыклары озак тишелә торган культураларны гына чәчәләр. Нәкъ менә шуңа күрә чәчәр алдыннан һәр үсентенең характеристикасын өйрәнергә кирәк.
Тагын бер мөһим әйбер – сезнең кайда яшәвегез һәм теплицаның булу-булмавы. Урта полосада яшәүчеләргә кышкы утыртуны үсентеләрне теплицага күчерергә мөмкинлеге булса гына башларга тәкъдим итәбез.
Орлыкларның тишелү вакытын белү мөһим. Чәчү вакытын дөрес сайлау өчен, гадәттә, үсентеләрне ачык грунтка яки теплицага күчереп утырту көннәрен исәплиләр. Шуны билгеләгәннән соң, көннәрне кирегә таба санарга кирәк (онытмагыз, шытымнар чыгу өчен берничә көн, атна өстәргә кирәк).
Һәм соңгы кагыйдә: орлыкларны алдан әзерләнгән һәм тулысынча җылытылган туфракка гына чәчегез. Шулай ук орлыкларны гөмбәчекләргә каршы махсус препаратлар белән эшкәртергә киңәш итәбез.
Алда әйтеп үтелгән барлык кагыйдәләрне үтәгән очракта яшелчәләрне иртә чәчү белән курыкмыйча шөгыльләнә аласыз. Хәзер нинди яшелчәләрне кыш азагында, нәкъ менә февраль аенда чәчәргә кирәклегенә тукталып китәбез.
Помидор
Үсентеләрне ачык грунтка утыртырга планлаштырсагыз, вегетация срогы 110 көннән алып 140 көнгә кадәр булган, соң өлгерә торган сортларны сайлагыз. Помидорның мондый сортлары ике ай эчендә үсенте булып җитешә, аны инде җылытылган грунтка утыртырга була.
Әгәр дә сез үсентеләрне теплицага утыртырга җыенасыз икән, февраль аенда уртача өлгерешле яки иртә өлгерешле помидор сортларын чәчәргә мөмкин.
Борыч
Ике ай ярым эчендә үсенте булып өлгерә торган борыч сортларын февральдә чәчәләр. Уртача алганда, орлыклар шытсын өчен, якынча 7 көн кирәк, шуннан соң беренче шытымнарга аз гына су сибәләр. Грунтка тамырлары яхшы формалашкан һәм 25 см биеклектәге таза сабаклы үсентеләрне утырталар.
Борычларның өлгерү срогы – 90–40 көн.
Баклажан
Вегетация чоры бик озын булган тагын бер үсемлек – баклажан (сортына карамастан). Ул грунтка утыртырга ике ай кала, уртача дымлы туфракка чәчелә.
Баклажан орлыгы 2 атнадан шыта, вегетация чоры – 100–150 көн.
Порей суганы
Бу ике еллык яшелчәнең дә вегетация чоры озын, ачык туфракка күчереп утырту өчен шытымнар 60 көн өлгерә.
Порей үсентеләрен май башында ук грунтка күчерергә мөмкин, чөнки ул салкыннардан курыкмый. Дөрес җылылык режимын гына сакларга кирәк, чөнки эсседә үсентеләрдә беренче елда ук орлык сабагы барлыкка килергә мөмкин.
Сельдерей
Февральдә чәчү өчен хуш исле һәм файдалы сельдерейга игътибар итәргә киңәш итәр идек. Сельдерей – вегетация чоры озын булган культура, аның кайбер сортлары 200 көннән соң өлгереп җитә.
Беренче үсентеләр күренә башлагач, шытымнарны яктыртылган урынга куярга кирәк. Сельдерей салкыннардан курыкмый, шуңа күрә аны май уртасында ук грунтка күчерергә мөмкин.
Җир җиләге
Җиләкнең беренче елында уңыш җыеп алу өчен, аны шулай ук иртә чәчәләр Гыйнвар азагында яки февраль башында утыртырга киңәш итәбез, ә менә май азагында – үсентеләр 5 чын яфрак чыгарган вакытта – грунтка күчерергә вакыт.
Бәрәңге
Кыш көне элиталы бәрәңге чәчеп була. Бу бәрәңгедән беренче сезонда яхшы уңыш көтмәгез (йомырка зурлыгында гына булачак), ә менә аларны икенче елга утыртсагыз, эре-эре бәрәңгеләр сөендерәчәк.
Мондый бәрәңгене, алдан орлыгын шыттырып, февраль азагында утыртырга кирәк. Бәрәңгене температурасы 24 ºC градус булган һәм яхшы яктыртылган урында үстерергә киңәш итәләр. 25 көннән үсентеләрне аерып күчерергә була.
Игътибар! Орлыклар начар шыту сәбәпле, куе итеп чәчү уңышлырак санала. Үсентеләрне грунтка көндезге һәм төнге температура арасында зур аерма булмаган көннәр башлангач утыртырга кирәк.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat