21 июнь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья гидрография көне

Ел саен 21 июньдә Бөтендөнья гидрография көне билгеләп үтелә (World Hydrography Day). Ул 2006 елда Халыкара гидрографик оешма тырышлыгы белән гамәлгә куела.

Гидрография – карталар төзү, инструкцияләр, таләпләр һәм навигация буенча җитәкче документлар бастыру белән бәйле фән. Россия гидрографиясе үз тарихын Петр I заманнарыннан алып бара. XIX гасыр башыннан Лисянский һәм Крузенштерның дөнья тирәли сәяхәтеннән соң Россиядә даими океанография һәм гидрометеорология эшләре үткәрелә башлый.

Бөтендөнья гуманизм көне

Бөтендөнья гуманизм көне (World Humanist Day) ел саен 21 июньдә билгеләп үтелә. Бәйрәмнең рәсми халыкара статусы юк, әмма кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау максатын кайгырту юнәлешендәге күп кенә оешмалар тарафыннан танылган.

 Россиядә кинолог көне

Ел саен 21 июньдә Россия Эчке эшләр министрлыгының кинологик бүлекчәләре көне билгеләп үтелә. Күп кенә эт тотучылар аны үзләренең «бәйрәме» дип саныйлар һәм кинолог көне дип атыйлар.

Кинологик бүлекчәләренең тарихы 1909 елның шушы көнендә башлана. Санкт-Петербургта беренче этләр питомнигы ачыла, аның базасында шулай ук дрессировщиклар мәктәбе төзелә.

Халыкара кояш торгынлыгы көне

Электән үк бу көн табигый гармония көне булып саналган. Ул – география һәм астрономиянең мөһим вакыйгасы. Бу көнне, Кояш үз күчәре тирәли әйләнгәндә, Җир шары Төньяк ярымайны озаграк җылыта. Без яшәгән ярымшарда шуңа күрә иң озын көн һәм иң кыска төн була.

21 июнь – Төньяк ярымайда астрономия җәе башланган көн, Көньякныкында – бу көнне кыш башлана.

Бөек янгын

1547 елда Мәскәүдә 2,5 мең кешенең гомерен алып киткән «бөек янгын» башлана, күпчелек халык йортсыз кала. Кайбер чыганаклар күрсәткәнчә, корбаннар саны 4 мең кешегә җитә. Янгын Крестовоздвиженский монастыре чиркәвендә шәмнән башланган, ә янгынның таралуына көчле җил ярдәм иткән.

Татарстанның беренче ЮНЕСКО объекты

2001 елның 21 июнендә ЮНЕСКО генераль директоры урынбасары Мөнир Бушенаки республика җитәкчелегенә Казан Кремлен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турында сертификат тапшыра. Казан Кремле Татарстанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының беренче объекты була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү