Язучылар Миңгәрдә 10 көн буе ни эшләгән?

Күренекле эшмәкәр Җәүдәт Миңнәхмәтовның чакыруы, Татарстан Язучылар берлегенең хәер-фатихасы белән язучылар Миңгәр ял һәм сәламәтлек комплексында ун көнлек иҗат командировкасында булып кайттылар.

Язучылар төбәкнең иҗтимагый-мәдәни тормышында да актив катнашты: төркемнәргә бүленеп, якын-тирә мәктәпләрдә укучылар, педагогия коллективлары белән очраштылар, район радио-телевидение тапшыруларында чыгыш ясадылар, Миңгәр авыл клубында концерт куйдылар, оешып килүче җирле музейны карадылар, комплексның локация объектлары һәм Саба дендрариенда экскурсиядә булдылар. Бу десант Берлек тарихында беренче мәртәбә оештырылды. Киләчәге дә өмет уята.

Мин табигатьнең гүзәл бер бәллүендә, җырларда җырлана торган галибанә Агыйдел белән сөйкемле Сөн елгалары очрашкан төбәктә – Актаныш районының Кәзкәй авылында туып үскән кеше. Аңлашыладыр, Кәзкәй – минем мәхәббәтем, илһам вә  иҗат  чыганагым. Әлбәттә инде, мондый урын башка була алмый!

Миңгәр туфрагына аяк басуга, мине иң беренче көнчелек хисе биләп алды. Ничек инде, ниндидер ерак кыр ягында Агыйдел – Сөн җәүһәрләре белән тиңләшерлек җир була алсын, ди?!

Икенче көнне, ашап-эчеп  алгач, һәрвакыттагыча, тал агачыннан кулътаяк ясадым да сәфәр чыгып киттем. Иң әүвәл алдымда көзгедәй ялтырап, түгәрәк күл пәйда булды. Әйтерең бармы, матур, күркәм, саф-чиста, гүя  рәссам әле генә ясаган да күргәзмәгә куйган.

Безнең як елга-күлләрендә, мисал өчен,   аккошлар, акчарлаклар, үрдәкләр, ал тәпи  фламинго, камыш аяк челәннәр, тагын әллә нинди көрәк томшыклы кошлар чыр-чу килә…  Күл-елгаларга нәкъ менә шул кошлар җан өрә дә инде. Монда исә тавыш-тын сизелми,  бакалар бардыр анысы, ә көндез аларның ял вакыты.

Озын сүзнең кыскасы, шушы ун көн дәвамында мин Миңгәр төбәге акваториясен аркылыга-буйга йөреп чыктым. Адым үлчәвечемнең угы әнә 88 чакрымны күрсәтә.

Шулай бервакыт  мактауга искиткеч саран әдибебез  Аяз Гыйләҗев белән җитди генә гәп корып утырабыз. Балта сораганда шөшле тоттыргандай, сүз сөрешен үзгәртеп:

– Марат, менә бу өстемдәге күлмәкне ничә көн кия дип уйлыйсың? – дип каш астыннан гына миңа текәлеп бакты бу.

Җавап урынына җилкәләремне генә сикертеп куйдым. Ә ул һаман үзенекен куәтли: «Әйт әле, әйт», – ди.

– Ак күлмәк шәһәрдә бер көнлек инде , – дидем.

–  Оп-пана, син дә Нәкыя сыңары, – дип, Аяз урыныннан торып басты, – беләсең килсә, өч көн киям инде мин аны, ә якасына кер төшмәгән. Бу бит, парень, Казаныбыз күзгә күренеп чистара дигән сүз.

Миңгәрдәге тәүге ачышым да чисталык-пакьлеккә мөнәсәбәтле. Кая гына барма, ешкынлыкларның кайсына гына кермә, таш-тауларның кайсына гына үрмәләмә, һәрберсе килен төшергән йорттай балкып тора.

Иң җете модницалар подиумнарда гына кия  торган кадак үкчәле туфлиларын киеп, әлеге чакрымнарга сузылган сукмаклар буйлап һич шикләнмичә йөри алалар – тузан кунмаячак.

Янә дә шунысы хак: Агыйдел буе табигате табигатьнең үзеннән. Миңгәр табигате исә – кеше тудырган табигать. Тирәнтен уйланылган, бөртекләп җыелган, яшәешкә, тормыш итүгә җайлаштырылган  табигать. Шуның белән отышлырак та.

Күпләр Миңгәрне Татарстан Швейцариясе дип атый. Мәшһүр Альп таулары әлеге илне бизидер, билгеле, анда булганым юк, белмим. Шәхсән мин  кайчандыр үзем иңләгән шундый ук таулы-кыялы, күлле-диңгезле Югославиягә тартым, дип фаразлар идем.

Тик фараз ул әле чынбарлык дигән сүз түгел. Ленин бабай да, әнә, һәр чагыштыру аксый, дип кисәтә. Швейцария  чагыштыруы да – тапталып-изелеп, дөнья масштабында тешкә сыланган чагыштыру.

Миңгәр Швейцария дә, Югославия дә түгел. Монда күкнең җиденче катындагы риваяти Сидратүл – Мөнтәһә агачы астыннан юл алган  ярсу инешләр кебек тау иңлекләреннән адым саен диярлек илаһи саф сулы татлы чишмәләр ургыла. Миңгәр ул – сулы-чишмәле, таулы-урманлы, аюлы-бүреле, еланлы-боланлы, елгалы-күлле, җиләкле-җимешле, игенле-ашлы, мәчетле-манаралы …  Җәүдәтле җәннәти биләмә.

Җәүдәт әфәнде йомышларын гап-гади  матайда йөреп йомышлый. Ә бит эскорт белән йөрсә дә мантыйк саналыр иде. Ул моңа лаек. Фартавай олигархлар акчаларын чит илләрдә затлы сарайларга, бизәкле яхталарга, тәтәйләр рәтенә, футбол командаларына туздырган бер вакытта, табышларын туган ягын гөлбакчага әйләндерү кебек игелекле гамәлләргә багышлый.  Хәзер шул үз гамәлләренең җимешләрен татып яши.

Бәгъзеләрнең язучылар бушка ашап-эчеп, гулять итеп кенә йөргәннәр икән дигән дәгъва белдерүе дә ихтимал. Урынсызга борчылмагыз. Рифә Рахман әнә шушы ун көн эчендә 16 шигырь язды. Миңзифа Әхмәтшина шигырен композитор Наилә Яхина көйгә салды. Халык алдында үзләре үк «на бис» башкардылар да. Тамашачылар Хәбир Ибраһим, Газинур Морат, Рәдиф Сәгъдинең  (баянчы аккомпаниатор да) җырларын да алкышларга күмделәр.

Үзем исә илһамымны башыма гына сыйдырып бардым, бер җөмлә дә терки алмадым. Нишләмәк кирәк, иҗат ул – бик үзенчәлекле алгарыш. Җөмләдән,  мин әдәби әсәрләрне үз фатирымда, үз урындыгыма утырып, үз өстәлемә таянып кына яза алам.

Бу язмама башта «Аккошлар, Миңгәр  сезне көтә» дигән исем куймакчы идем. Китәргә бер көн кала күлләрнең берсендә нәни бәбкәләрен ияртеп йөзгән сылудан-сылу самими ана үрдәкне күргәч, фикерем үзгәрде, җиңел сулап куйдым.

Әлеге күл инде – бу үрдәк бәбкәләренең үз туган җире. Алар кайда гына кышласа да, бала чыгарырга шушында әйләнеп кайтачак.

Хак, Миңгәр – иҗатчылар өчен илһам чишмәсе. Ышанычым зур, бу әкияти җиһанны аккошлар да үз итәр.

Марат ӘМИРХАНОВ

 

 


Фикер өстәү