Дошманын да хөрмәт иттергән Петр Гаврилов кем ул?

1941 ел. Белоруссия чигендә борчулы көннәр өермәсе, шомлы хәлләр үзен  гел сиздереп тора, әмма немецлар Советлар Союзына һөҗүм итәр дип беркем дә ышанырга җөрьәт итми.   

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Альберт Борһанов җитәкчелегендәге Татар төбәкчеләре оешмасы үткәргән бөтенроссия конференциясендә беренче чиратта шушы тема күтәрелде. Моңа җирлек тә бар иде. Күптән түгел генә бер төркем галимнәр, төбәкне өйрәнүчеләр, журналистлардан торган Татарстан делегациясе, Белоруссиягә барып, Брест крепостенда да булып кайтты. Альберт Борһановка «Брест крепосте» мемориал комплексы директоры Григорий Бысюк белән дә сөйләшергә мөмкинлек туа. Аңлашыла ки, конференциядә әлеге темага кагылышлы сүз, ялгызы гына калгач та, аңын җуеп егылганчы крепостьны яклаучы якташыбыз, Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов тирәсендә барды.

Ул хаклы була

Милләттәшебез, керәшен егете Петр Гаврилов – Питрәч  районы Әлбәдән авылыннан. Ул, 1939 елда Фрунзе исемендәге хәрби училищены тәмамлап, фин сугышында катнаша. 1941дә Брест крепостена билгеләнә һәм хезмәт урынына хатыны, улы белән килә. Гаврилов бу борчулы көннәрдә үзенең фикерен ачыктан-ачык әйтүче бердәнбер кеше була. Сугышның теләсә кайсы мизгелдә башланырга мөмкинлеген, моңа әзер булырга кирәклеген берничә тапкыр кабатлый. Ахыр чиктә аны фетнә оештыруда гаеплиләр.  Бу «җайсыз» командирның эшен карарга дип, 27 июнь көненә утырыш билгеләнә. Ә 22сендә иртәнге 4 сәгать 15 минутта немецлар крепостька көчле артиллерия уты ачалар. Мондый хәлне берәү дә көтми, гарнизон бермәлгә каушап кала. Бу катлаулы вазгыятьтә Гаврилов командалыкны үз кулына ала. Беренче чиратта бар көчен кинәт кенә куркуга төшкән, паникага бирелгән кешеләрне тынычландыруга юнәлтә. Теләгенә ирешә. Гарнизон дошманның беренче һөҗүмнәрен кире кайтара. Мондый каршылык инде ярты Европаны яулап алган немецлар өчен көтелмәгән хәл була. Алар, суүткәргечне җимереп,  крепостьны сусыз, элемтәсез калдыралар. Крепостьтагы халык «таш капчык»та кала. Тәҗрибәле командирлар хатын-кызларны, балаларны, солдатларны чыгару юлын эзлиләр.

Таш та «елый»

Крепостьны ялкын камап ала. Стеналар соңгы чиккә кадәр кыза. Чөнки крепостьны төзегәндә кулланылган кирпечләргә, нык булсын өчен, кургаш кушылган була. Бертуктаусыз яуган дошман утыннан алар эри башлый  һәм күз яшьләре аккан кебек хис калдыра. Ташлар немецлар басымына түзә алмаса да, кешеләр крепостьта оборона тотуны дәвам иттерәләр. Дошманнарга каршы торуның соңгы урыны Петр Гаврилов җитәкләгән Көнчыгыш форт була. 30 июнь көнне анда «Сатана» дип исемләнгән ике тонна диярлек авырлыктагы авиабомба ташлыйлар. Бу шартлаудан җир ыңгыраша, корал саклана торган склад шартлый. Фортны саклаучылар саңгырауланалар, контузия алалар. Немец гаскәрләре форт территориясенә бәреп керә. Бу тарих битләрендә Брест крепостенда каршылык күрсәтүнең соңгы көне дип санала. Әмма Гаврилов һәм аның берничә сугышчысы   бер ай диярлек көрәшә әле.  Ахыр чиктә ул берүзе кала. Ачлыктан һәм контузиядән аңын югалткач кына, 1941нең 23 июлендә әсирлеккә эләгә.

Ялгызы гына крепостьны саклаган кешене күрергә дип, Гаврилов янына хәтта немец генералы килә. Совет офицерының батырлыгына хөрмәт йөзеннән, аны  госпитальгә җибәрергә куша. Архив документларыннан күренгәнчә, ул бик авыр хәлдә, авырлыгы 40 килога калган була. Аңына килгәч, үз фамилиясен яшерүне кирәк дип таба, лейтенант Галкин булып йөри башлый.

«Халык дошманы»

Петр Гавриловны 1945 елның маенда совет гаскәрләре азат итә. Әсирлектә булган һәр кешене тикшергән кебек үк аны да, бик җентекләп, НКВД тикшерә. Бәхет елмая: атып та үтермиләр, лагерьга да җибәрмиләр. Ә 1945нең көзендә Себердәге япон әсирләре яшәгән лагерьга начальник итеп билгелиләр. Хезмәтен тутыргач, ул туган авылына кайта. Әмма Әлбәдәндә дә, Питрәчтә дә эш таба алмый, чөнки әсирлектә булу сәбәпле, аны сатлыкҗан, «халык дошманы» дип кабул итәләр. Шулай итеп, сугышка кадәр бергә хезмәт иткән дуслары янына Краснодарга китеп бара. Анда сак хезмәтенә эшкә урнаша, йорт төзи.

Герой

1957 елда Сергей Смирновның «Брест крепосте» дигән китабы дөнья күрә.  Бу вакыйга Петр Гавриловның язмышына бик зур йогынты ясый. Аны яңадан партия сафына алалар һәм Советлар Союзы Герое исеме бирәләр. 1958 елны СССР Югары Советына депутат итеп сайлана.

Герой Краснодарда яши, әмма Татарстанга еш кайта. Ул якташларын үпкә тотмый. Ветераннар белән рәхәтләнеп аралаша. Мәктәпләрдә чыгыш ясый.

Петр Гаврилов 1979 елның 26 гыйнварында Краснодарда вафат була. Ул үзен Брест крепостенда җирләргә васыять әйтеп калдыра.

Татарстан делегациясе геройның каберен зиярәт кыла, чәчәк куя. Питрәч районы Чыты авылы мәдәният йорты директоры Миңнур Шәмсетдинов якташының каберенә туган авылы Әлбәдәннән алып килгән бер уч туфрак сала. Ул күмелгән җирдән дә, туган җиренә алып кайту өчен, туфрак ала.

– Авылда митинг оештырып, бу туфракны Белоруссия җирендә һәлак булган авылдашларымның балалары, оныклары, туганнары катнашында аларның әниләре, хәләл җефетләре күмелгән каберләргә салдык. Ничә еллар үтсә дә, якыннарының ничек һәлак булуы, алар җирләнгән урыннар турында белү бик мөһим булып чыкты, – дип, уй-хисләре белән уртаклашты Миңнур.

Туган җирендә якташларын онытмыйлар. Быел Питрәч районында бишенче тапкыр бөтенроссия  «Әлбәдән» хәрби реконструкция фестивале узачак. Быел программа тагын да киңрәк. Петр Гавриловның беренче тапкыр сугышка керүе күрсәтеләчәк. Фашистларның, иртәнге дүрттә Буг елгасын кичеп, Совет җиренә үтеп керү вакыйгасы торгызылачак. «Брест крепосте легендалары» дигән күренеш тә булачак.

Мондый чаралар уйланырга мәҗбүр итә. Миңнур Шәмсетдинов та шундый фикердә.

– Фестивальдә ел саен 10–15 мең кеше катнаша, һәркем, тетрәнеп, елап, «тарих», «туган җир» дигән төшенчәләр турында уйланып кайтып китә, – ди ул.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү