Йөз меңлек гаскәр урынына… Армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевнең тууына – 100 ел

Рәсми төстә ул алты сугышта катнаша. Әмма бу сугышларның рәсми булмаган җиденчесе дә бар дип санала. Армиядә хезмәт иткән 50 еллык гомерендә Мәхмүт Гәрәев СССР Генштабы начальнигы урынбасары вазыйфасына күтәрелә. Хәрби фән серләрен Мәскәү янындагы окопларда, Ржев сазлыкларында, Кенигсбергны штурмлаган вакытта үзләштерә. Аннан соң гына академиягә килә.

Беренчесе

Беренче сугышта Мәхмүт Гәрәев өчен иң куркынычы фашистлар бомбага тоткан мизгелләр була. Бу хакта ул 1942 елда хәрби корреспондентка сөйли. Ул вакытта әле генә алгы сызыктан күчерелгән батальон урман читендә окоплар казый торган була. Корреспондент: «Куркыныч минутларда нинди хисләр кичерәсез?» – дип командирның теңкәсенә тия. Гәрәев аңа болай аңлата: «Снаряд шартлаган чокырга төшсәң, бәлки, икенче тапкыр ул шул ук урынга эләкмәс тә, әмма өстән бомбага тоталар һәм шунда син берни эшли алмаганыңны аңлыйсың. Иң куркыныч минутлар нәкъ менә шул мескенлегеңне тойган вакытларда була». Бу корреспондент язучы Константин Симонов була.

18 яшьлек кече лейтенант Гәрәев сугышка беренче тапкыр 1941 елның ноябрендә керә. Немецлар шундый якын була ки, казармалардан фронтка кадәр хәрбиләрнең кайсы машинага да утырып тормый, җәяүләп кенә тәпили. Гәрәев ул вакытта взвод кабул итеп алырга тиеш була. Әмма язмыш башкача хәл ителә. Бу хакта ул китапларында болай искә ала:

«Батальон сугышкан җиргә килеп җиттем. Каршыма кулы бәйләнгән старшина килә. «Батальон командиры кайда?» – дип сорыйм. «Юк», – ди бу. «Офицерлардан кем бар?»  «Беркем дә юк, бөтенесе һәлак булды», – ди. Шулвакытта батальон белән командалык итүне үз өстемә алдым. Югыйсә штат буенча комбат – подполковник, иң киме  майор булырга тиеш иде. Ике тәүлектән соң батальон командиры килде. Миңа рота тапшырдылар».

Мәхмүт Гәрәевнең тормышы кыл өстендә калган чаклар да була. 1942 елда Калуга өлкәсендә  һөҗүмгә барганда, егетне пуля «эзләп» таба. Тик уйлап торыр вакытмыни? Кулын аннан-моннан гына бәйләп куя да кабат сугышка ыргыла. Яңа командир килгәнче, өч көн үтә. Кулы зәңгәрләнеп ката. Медсанбатка барып керүгә, хирурглар әллә ни уйлап тормыйлар: кулын  кисәргә карар кылалар. Шунда өлкән яшьтәге бер санитарка ярдәмгә килә: ничек итсә итә, Мәхмүтне эшелонга төяп Рязаньга җибәрүгә ирешә. Анда кулны саклап калалар. Икенче тапкыр Гәрәевнең Витебск янындагы сугышларда башы яралана. Дәвалана да кабат фронтка китә.

1944 елда Мәхмүт Гәрәев батальоны беренче булып Молодечно шәһәренә керә. Юл уңаенда алар Ворошилов исемендәге җирле партизаннардан торган отрядны коткаралар. Анда берничә мең кеше була. Немецлар тылларын чистарту максатыннан партизаннарны юк итү өчен берничә дивизия керткән булалар. Отряд күл янындагы урманга кача, тик немецлар аларны төрле яклап әйләндереп алалар…

Очы да, кырые да күренми…

1945нең 9 Маен майор Гәрәев Ерак Көнчыгышта, хәрби эшелонда каршылый. Японияне җиңгәч, аны Кытайга җибәрәләр. Анда ул Азатлык армиясе төзергә ярдәм итә. Аннан – Сүрия, Мисыр…

Алтынчы – Әфганстан сугышына генерал-полковник Мәхмүт Гәрәев 1989 елның февралендә килә. Ул вакытта совет гаскәрләрен чыгарырга бер атна вакыт калган була. Вазыйфасы – безнең хәрбиләрнең Президент Нәҗибуллага ярдәм итү өчен төзелгән оператив төркем җитәкчесе. Шул ук вакытта Көнбатыштагы хәрби аналитиклар йөз мең совет солдаты чыкканнан соң Нәҗибулла хакимияте ике-өч атнадан юкка чыгар дип уйлыйлар. Гәрәев 65 яшендә булса да, боерыкны үтәүдән баш тартмый. СССР оборона министры Дмитрий Язов Әфганстанга командировкага китәргә тәгаенләнгән офицерны мондый сүзләр белән каршылый:

– Куркыныч түгелме?

– Миңа куркырга соң инде. 1941 елда Ташкент хәрби училищесын тәмамлаган 119 кеше арасыннан бары тик егерме алтыбыз гына исән калды. Сугыштан соң язмыш миңа болай да 40 елдан артык гомер бүләк итте, үпкәләсәң, гөнаһ булыр… – дигән җавап ишетә.

Президент Нәҗибулла аңа: «Совет гаскәрләре юк бит инде. Сез ничек килергә җөрьәт иттегез? Ничек каршы тора алырбыз икән?» – дигән сорау бирә. Әлбәттә, бу сүзләрдә киная дә сизелә. Гәрәев югалып калмый: «Рус армиясендә яхшы командир бер татардан ике рәт төзи, дигән гыйбарә бар. Мөселманнар бит без, икәүләп тырышырбыз. Рәтләрне дә икеләтә арттырырбыз», – ди.

Чыннан да, бик авыр шартларда эшләргә туры килә. Әфган армиясе бик көчсезләнгән, оештыру эшләре аксый, ышаныч югалган. Мөҗәһитләр гел һөҗүм итеп тора. Эшне активлаштыру, кәефләрен күтәрү өчен бөтен көчне, бөтен хәйләкәрлекне эшкә җигә генерал.

Бер ел ярымнан Мәхмүт Гәрәевне Әфганстаннан чакырып алалар. Бу вакыйга турында Пакьстан газеталарының берсендә: «Руслар Әфганстаннан йөз мең солдатын чыгарды, әмма бер татарны кертте…» – дип язып чыгалар.

Җиденчесе

Хәрби тарих белән шөгыльләнү – Мәхмүт Гәрәев карьерасының аерылгысыз бер өлеше. Петр Гаврилов һәм Брест крепостен яклаучылар батырлыгы турында да халкыбызга аның ярдәме белән җиткерелә. Эш болай була: сугыштан соң берничә ел үткәч, Гәрәевне шушы крепостьта урнашкан дивизия полкы штабына начальник итеп билгелиләр, соңыннан ул анда дивизия командиры була. Сугышчылар биналарны җимерекләрдән арындырганда, коралга,  стеналардагы язуларга тап булалар. Гәрәев бу хакта «Огонек» журналына хәбәр итә һәм аннан язучы Сергей Смирнов килә…

Мәхмүт Гәрәевнең иң соңгы китапларыннан берсе «Сражения на военно-историческом фронте» дип атала. Бу китап сугыш турында. Гәрәевнең соңгы көннәренә кадәр гаделлекне саклап калу өчен катнашкан җиденче сугышы турында. Бу – ялган һәм фальсификациягә каршы, Бөек Җиңүнең әһәмиятен юкка чыгарырга теләүчеләргә каршы сугыш. Бу сугышны Мәхмүт Гәрәев һәм Хәрби фәннәр академиясе (ул аның алыштыргысыз президенты була) дистәләрчә ел буена алып бара. Аның дәлилләренә каршы килә алмыйлар. Чөнки үз күзләре белән күргән, башыннан кичергән вакыйгалар сурәтләнгән, фактлар, цифрлар, аргументлар җыелган. Һәр сан артында сугыш кырында ятып калган солдат гомере икәнлеген ул яхшы аңлый. Шуңа күрә бернинди бәхәсләшүләргә, һәлак булучыларның санын ниндидер максатлар белән киметүгә яки арттыруга юл калдырмый. Ул Бөек Ватан сугышындагы югалтуларны билгеләү буенча комиссия рәисе була һәм: «Югалтулар турында һичшиксез дөресен әйтергә кирәк. Шулай булмаганда, сугыш нәтиҗәләрен һәм Җиңүнең әһәмиятен тулаем күрсәтергә мөмкин булмаячак. Бөек Ватан сугышы турындагы дөреслекне әле бездән соңгы буыннар, язучылар, галимнәр өйрәнәчәк. Бүген җибәрелгән ялган башка ялгышлыкларны да тудырачак», – ди.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә ярты ел калгач, Мәхмүт Гәрәев бакыйлыкка күчә. Әмма аның үткен кораллары булып китаплары кала. Димәк, ул һәрвакытта сафта дигән сүз.

 

Сан

Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы 26,5 млн кешесен югалта. Шуларның 18 миллионы – тыныч халык, оккупацияләнгән территорияләрдә вәхшиләрчә кыланган дошман корбаннары. Бу саннарның дөньяга чыгуында төп рольне Мәхмүт Гәрәев уйный. Ул хәтта сәясәтчеләргә дә бирешми, фикерен үзгәртми.

 

Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев 1923 елның 23 июлендә Чиләбе шәһәрендә, күпбалалы гаиләдә туа. Армия генералы. Бөек Ватан сугышында, Япониягә каршы сугышта һәм тагын дүрт локаль конфликтта катнаша. Хәрби һәм тарих фәннәре докторы. 1993 елдан тормышының соңгы көненә кадәр – Хәрби фәннәр академиясе президенты. 250дән артык фәнни һәм публицистик китаплар авторы. Ленин ордены, дүрт Сугышчан Кызыл Байрак ордены, Александр Невский ордены һәм башка бик күп орденнар, медальләр белән бүләкләнә. 2019 елның 27 декабрендә Мытищидагы Федераль хәрби-мемориал зиратта җирләнә.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү