Туган җиреңдә зурласыннар: Әхмәт Рәшиткә багышланган чара үтте

Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылы мәктәбендә күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәт Рәшит исемендәге «Кояшлы ил» дип аталган фәнни-гамәли конференция ел саен аның туган көненә туры китереп, мартның соңгы ункөнлегендә үткәрелә. Быел бу чара җиденче тапкыр оештырылды. Анда катнашу – минем өчен һәрвакыт зур вакыйга.

Быелгысына чакыру алгач исә, сөенеч белән бергә күңелдә борчылу да кузгалып куйды. Моңарчы гөрләп торган, йөз елга якын тарихы булган, бик күп күренекле затларны (шул исәптән Әхмәт Рәшитне дә) олы тормыш юлына чыгарган урта мәктәп юк хәзер. Бу уку елын ул тугызъеллык, ягъни төп гомуми белем бирү мәктәбе булып башлап җибәрде. Директоры Рөстәм Бикмуллин әйтүенчә, балалар саны елдан-ел кими, хәзерге көндә 36 укучыга 15 укытучы белем бирә икән. «Шуңа карамастан, мәктәп үз тормышы белән яши, төрле түгәрәкләр эшләп тора, – дип сөйләде ул. – Авылда Әхмәт абыйның бюстын булдыру, мәктәпкә аның исемен бирү турында уйланабыз. Бу конференцияне дә, Ульян өлкәсе, Чувашия мәктәпләрен дә чакырып, төбәкара дәрәҗәдә оештырырга теләгебез бар».

Фәнни-гамәли конференция хәзергә республика күләмендә уза. Быел, мәсәлән, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Кама Тамагы, Зеленодольск районнары мәктәпләреннән килгән укучылар да, күркәм чыгышлар ясап, призлы урыннарга лаек булды. Конференция эше дүрт юнәлештә барды. «Язмышым – шигырьләремдә» һәм «Тел күрке – сүз» дип аталган секцияләрдә балалар Әхмәт Рәшит шигырьләрен, әдәби әсәрләрдән өзекләрне сәнгатьле укуда ярышты. Россия күләмендә Педагог һәм остаз елы, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булу да оештыручылар игътибарыннан читтә калмаган. «Язучылар иҗатында – туган илгә мәхәббәт», «Сәнгатьтә – укытучы образы» секцияләрендә укучылар чын мәгънәсендә фәнни эзләнүләргә нигезләнгән хезмәтләрен яклады. Эчтәлеген сөйләп чыгарга гына түгел, авторларга жюриның катлаулы сорауларына да җавап бирергә туры килде. Кыен хәлдә калмас өчен, фәнни доклад әзерләгәндә нәрсәләргә игътибар итәргә соң? Бу уңайдан Татарстан китап нәшриятының Балалар, яшүсмерләр һәм махсус проектлар редакциясе мөдире Айсылу Галиева укучыларга да, укытучыларга да файдалы киңәшләр бирде.

Исән чагында Әхмәт абый очрашуларга үзе дә кайта, шигырьләрен укый, балалар белән аралаша иде. Кызганыч ки, соңгы 1–2 елда аның бәйрәме үзеннән башка гына уза. Тик Яңа Чәчкап мәктәбе коллективы, Әхмәт Рәшит исеменә бәйле чара уздыруны күркәм традициягә әйләндереп, шагыйрьне оныттырмый, авылдашларының аны олылавын, иҗатын яратуларын исбатлап тора. Ә ник олыламаска ди әле?! Күптәннән халыкныкы булып киткән «Беренче мәхәббәт», «Зәңгәр күлмәк» җырларының сүзләрен язган өчен генә дә түгел! Рәшитов Әхмәт Әхәт улы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, атказанган сәнгать эшлеклесе, унике поэма һәм меңнән артык шигырь авторы, Гаяз Исхакый исемендәге дәүләт бүләге лауреаты да. Әгәр артык тыйнаклыгы да комачауламаган булса, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова әйтмешли, аның иҗаты Габдулла Тукай премиясенә үк лаек иде.

Шәмсия ханым исә юкка гына әйтмәс, чөнки «Татарстан радиосы»нда баш мөхәррир Әхмәт Рәшит кул астында озак еллар эшләү насыйп булган аңа. Шуңа күрә биографиясен дә яхшы белә. «Тормышымда бик зур роль уйнаган кеше», – дип, җылы хисләр белән искә алды ул. Татарстан китап нәшриятында эшләп йөргән җиреннән радиога чакырып китергән икән аны Әхмәт абый. «Безнең «Хәерле иртә» тапшыруы тиз арада популяр булып китте һәм 22 ел буе барды. Яңа килгән кеше дип кыерсытырга теләгәннәргә ирек куймыйча, тынычлап эшләргә, иҗат итәргә мөмкинлек биргәне өчен Әхмәт абыйга бик рәхмәтлемен», – диде Шәмсия Җиһангирова. «Читтә күпме генә хөрмәтләсәләр дә, үз туган ягыңда кадереңне белмәсәләр, иҗат итүнең әллә ни әһәмияте дә булмас иде», – дип, шагыйрьне зурлаган чәчкаплыларга соклануын да белдерде ул.

Якташыбыз – әле яңарак кына Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек булган шагыйрь Рифат Сәлах та рәхмәтле күрше абыйсына. Әхмәт Рәшитне үзенә үрнәк итеп куя, остазы, хәер-фатиха бирүчесе дип саный ул. 2005 елда чыккан беренче китабына кереш сүзне дә Әхмәт абый язган булган.

Бу конференциянең мәктәпләр арасында шулкадәр популяр булуы, катнашырга теләүчеләрнең елдан-ел арта баруы куандыра. Быел, мәсәлән, 130 гариза кергән, шулардан 119ы үзен сынап карады. Бәйгедә катнашкан эшләрне районыбызның Мәгариф идарәсе вәкилләре, тәҗрибәле укытучылар, танылган шагыйрьләр, журналистлар, вуз галимнәреннән торган жюри бәяләде. I–III урыннар алучыларга 105 дипломны – Татарстан Язучылар берлеге, 14ен Казан дәүләт аграр университеты тапшырды. Ә «Ватаным Татарстан»ның махсус бүләкләре тантаналы ачылышта якташ абыйларының шигырьләрен сәнгатьле итеп укыган чәчкаплыларга эләкте. Балаларны бәйгегә әзерләгән укытучылар исә Язучылар берлегенең Рәхмәт хатларына лаек булды.

Игътибар иткәнсездер: язмамда кайткан кунакларның, жюри әгъзаларының бик күбесенең, хәтта аеруча сәләтле балаларның да, укытучыларының да исемнәрен атамадым. Махсус. Фамилия санап ялыктырасым килмәде. Тик конференциянең шушылай зәвыклы, эчтәлекле узуына үз өлешләрен керткән Салих Шәрәфетдинов, Марат Хисамиев, Сәйдәш Мусин, Нәфигулла Исмәгыйлев, Данир Гыймадов, Нияз Заһретдинов, Ильяс Гыймадов, Разыйф Хисамов исемнәрен язмый булмый инде. Ярдәм итәргә әзер торучы иганәчеләр алар. Күпме генә мактасак та, бу чараның матди ягын мәктәп үзе генә күтәрә алмас иде. Шушы матур бәйрәмдә катнашкан барыбыз исеменнән дә зур рәхмәт бу егетләргә.

Фәния Фәизова


Фикер өстәү