18 яшьтән зуррак егет-кызларны Кырымга барып, вожатыйлыкка өйрәнергә чакыралар

Кырымга барып укып кайтырга мөмкин.

Татарстанда “Алдынгылар хәрәкәте” Вожатыйлар мәктәбе ачылу турында белдергән. Шулай итеп, егет-кызларга Кырымга барып вожатыйлыкка өйрәнү һәм республиканың дистәдән артыграк лагеренда 12 юнәлеш буенча эшләү мөмкинлеге ачыла.

Вожатый булу өчен онлайн-форма тутырырга; 6 апрельдә Казанда узачак сессиядә катнашырга; 22-29 апрельдә Кырымда Вожатыйлар мәктәбендә укырга кирәк булачак. Шуннан соң 12 юнәлешнең берсен сайлап алып, тиешле сменада эшләргә мөмкин.

18 яшьтән зуррак барлык егет-кызлар вожатый булып эшли ала.

“Алдынгылар хәрәкәте” – Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте ул. Максаты – балалар, яшьләр, ата-аналар һәм педагогларны берләштерү. Хәрәкәттә катнашучылар, үзләренә яжа дуслар табып, чаралар оештыра, 12 юнәлеш буенча проектларны гамәлгә ашыра. Татарстанда “Ана теле, милли мәдәният, традицияләр” дигән өстәмә юнәлеш тә бар.


Фикер өстәү